Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чүпрәле районында балалар бакчасы түбәсе ишелү буенча җинаять эше кузгатылды

Татарстанның Чүпрәле районындагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең берсендә түбәнең бер өлеше ишелеп төшү очрагы теркәлде. Әлеге вәзгыять буенча хокук сакчылары җинаять эше кузгаткан.

Белгечләрнең башлангыч фаразлары буенча, түбәнең ишелүенә аның өстендәге калын кар катламының вакытында һәм сыйфатлы итеп чистартылмавы сәбәп булган. Бәхеткә, учреждениедә куркынычсызлык чаралары үз вакытында күрелеп зыян күрүчеләр һәм корбаннар юк.

Хәзерге вакытта әлеге хәлне тикшерү процессы хокук саклау органнарының аерым контроленә алынды. Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте белдергәнчә, ведомство рәисе Александр Бастрыкинга тикшерү барышы һәм ачыкланган нәтиҗәләр турында шәхси доклад тапшырылачак. Прокуратура һәм тикшерү органнары бинаның техник торышын һәм җаваплы затларның эшчәнлеген җентекләп өйрәнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев