Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чит ил машинасы алырга хыялланган ир-ат 3 миллион сумын мошенникларга тапшырган

Казан кешесе чит илдән автомобиль кайтартырга теләп, зур күләмдәге акчасыннан колак каккан. Ир-ат мессенджерларның берсендә чит ил машинасын базар бәясеннән күпкә арзанракка сату һәм аны илгә китереп җиткерү турындагы игъланга юлыккан. Ул тәкъдимнең файдалы булуына ышанып, мошенниклар күрсәткән счетка 3 миллион сум акча күчергән.

Нәтиҗәдә, Казан кешесе вәгъдә ителгән машинаны да күрмәгән, акчасын да кире кайтара алмаган. Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган, хокук сакчылары җинаятьчеләрнең шәхесен ачыклау һәм аларны тоткарлау буенча эш алып бара.

Казан полициясе гражданнарга мөрәҗәгать итеп, шикле тәкъдимнәрдән сак булырга киңәш итә. Тәҗрибәле белгечләр зур суммадагы акчаларны күчергәнче, сатучының дөреслеген һәм бирелгән мәгълүматларны кат-кат тикшерергә кирәклеге турында кисәтә. Чираттагы корбан булмас өчен, шикле мессенджерлар аша килгән «арзанлы» тәкъдимнәргә ышанмаска чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: машина