Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чистай сәгать заводы «Хезмәт батырлыгы предприятиесе» исемен алды

Чистай шәһәрендәге «Восток» сәгать заводы Бөек Ватан сугышында җиңүгә керткән өлеше өчен «1941-1945 еллардагы хезмәт батырлыгы предприятиесе» исеменә лаек булды. Бу турыда ТР хокукый мәгълүмат порталында хәбәр ителде.

Әлеге исем Бөек Ватан сугышы вакытында хәрби һәм гражданлык продукциясен тукталышсыз җитештерүне тәэмин иткән завод хезмәткәрләренең батырлыгы һәм фидакарьлеге хөрмәтенә бирелгән, диелә документта.

Чистай заводы 1942 елда нигезләнгән. Завод фронтка кирәкле продукция – сәгать механизмнары белән төрле билгеләнештәге миналар, аннары исә башка төр эшләнмәләр җитештерә. 1943 елда производствода беренче К-43 – «Кировские» сәгатьләре чыгарыла башлый, алар фронтта солдатлар тарафыннан кулланыла.

Сугыш тәмамланганнан соң завод механик тышлы сәгать модельләрен ясый башлый. Бөек Җиңү хөрмәтенә «Победа» сәгать маркасы барлыкка килә. Соңрак биредә «Сатурн», «Мир», «Космос», «Волна» һәм «Восток» сәгатьләре җитештерелә башлый. 1960 еллар ахырына завод СССРның иң зур предприятиеләренең берсе булып санала, анда ел саен 5 миллионнан артык сәгать җитештерелә. Продукция 40тан артык илгә экспортлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев