Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Чаллы кардиохирурглары хатын-кыз йөрәгеннән гольф тубы кадәрле шешне кисеп алган

Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе (БСМП) табиблары пациентның йөрәгеннән зур шешне алу буенча катлаулы операция үткәргән. Медицина учреждениесенең матбугат хезмәте белдерүенчә, алынган шешнең зурлыгы гольф тубы белән бер булган.

Моннан ел ярым элек хатын-кызга УЗИ тикшерүе вакытында «миксома» диагнозы куелган. Бу — йөрәк куышлыгында (йөрәк алдында) барлыкка килүче зарарсыз шеш. Аның төп куркынычлыгы шунда: ул кеше өчен бернинди билгеләрсез, сиздермичә генә үсә.

Миксома йөрәк камерасының юлын каплый, нәтиҗәдә кан йөрәк алдыннан карынчыкка иркен уза алмый башлый. Бу органның эшчәнлеген сизелерлек катлауландыра һәм кеше сәламәтлегенә куркыныч тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев