Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәяләр тешләшә

Бүген икътисадның бәяләрне үзгәртми торган берәр тыныч көне бар микән? Җиңел автомобильләр базарында да шундый хәл. Быел бигрәк тә автобазарда бәяләр тезгеннән ычкынды бугай.

Бүген өр-яңа автомобиль сатып алу турында зур күпчелек хыяллана гынадыр ул. Чит ил машиналары турында әйткән дә юк. Әле моннан алты-җиде ел элек кайберәүләр кырып-себереп булса да, гаилә бюджетыннан акча җыеп, “дүрт тәгәрмәчле дуслы” булды, икенче берәүләр банкларга кредитка керде; кемгәдер автокредит рәсмиләштерәсе булды. Юрганыңа, аягыңны сузасың, дигәндәй, тырыштылар. Хәзер яңа автомобиль турында түгел, кулланылышта булган машиналар сатып алып булса ярар иде, дип борчыла торган көннәргә килеп җиттек. Мисалны ерак эзлисе түгел: мин моннан өч ел элек 2013нче елгы “Лада Гранта”мны 250 мең сумга сатып алган идем. Бүген аның бәясе беләсезме күпме тора? Казанда әлеге марка, модификациясенә, комплектлануына, күпме юл узуына, ничә хуҗа ия булуына, һәм башка таләпләренә карап шушы ук бәядән 300 мең сумга кадәрге бәядә йөри. Моңарчы автомобильнең яше арткан саен, аның бәясе төшә иде. Быел исә, киресе күзәтелә. Чит ил машиналарын үтемле, гаилә бюджетына сыешлы итеп алырга теләүчеләргә машина базарындагы хәлләрне тирәнтен белгән кешеләр моннан 9-11 ел элек чыгарылган техниканы алырга киңәш итәләр. Бәяләре 350 меңнән 400-420 мең сум чамасы икән. Алар арасында “Форд Фокус”, “Шкода Октавия”, “Хундай” кебек автомобильләренә бу суммаларга сыешырга була. ” Ни өчен “карт” чит ил машиналарын алырга, бу бәяләргә үзебездә җитештерелгән ике-өч еллыкларны да табарга була бит?” – дигән соравыма, бер таныш “перекупщик”: “Кызганычка каршы, безнекеләрнең сыйфаты аксый. Соңгы елларда эшләнгән автомобильләрдә инде ике-өч елдан күгәргән урыннар хасил була башлый. Чит ил машиналары барыбер чыдамлырак та, сыйфат ягы да яхшырак,” – дип җавап бирде.

Бәяләр артуга карамастан, бу районыбызда яңа һәм тотылган автомобиль сатып алучыларны куркытмаган. ЮХИДИНың техник күзәтү һәм автомототранспорт чараларын теркәү бүлеге начальнигы, полиция капитаны Рамил Шиһапов бу турыда менә ниләр сөйләде:

–Чыннан да, быел ел башыннан автомобильләр базарында шаукым күтәрелде. Гадәттә, кешеләр “хәрәкәт чарасын” язга таба, бәяләр тотрыклы торганда алалар иде. Быел исә бәһаләр нык “шаяра”, көн саен диярлек арту ягына бара. Ел башыннан безнең бүлектә  380 өр-яңа җиңел машина теркәлде. Тагын тотылган 714 автомобильне исәпкә куйдык. Иң “уңдырышлы” ай – май. Бу айда 98 – өр-яңа, 153 тотылган автомобильләр теркәлде. Ел башыннан теркәлгән машиналарның 61 генә оешмаларныкы, калганнары – шәхси затлар кулындагылар.

Бәяләр артуга килгәндә, экспертлар күңелне сөендерерлек фаразлар әйтмиләр. Билгеле булганча, бәяләргә Россия рубленең долларга карата курсы белән бәйле. Аннары чит илләрдә дә автобазарда бәһаләрнең кимүе күзәтелми икән. Тотылган автомобильләргә килгәндә, бәяләр аларга сорау кимү аркасында күтәрелергә мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев