Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Буран һәм көчле җил: Татарстан коткаручылары ашыгыч кисәтү ясый

7 мартта, көннең икенче яртысында һәм кичен, Татарстан территориясендә һава шартларының кискен начарлануы көтелә. ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, республикада буран чыгуы, күрү мөмкинлегенең 1-2 километрга кадәр кимүе һәм җилнең секундына 15-17 метрга кадәр көчәюе ихтимал.

Мондый катлаулы һава торышында җәяүлеләргә түбәндәге саклык чараларын үтәргә киңәш ителә:
•  Реклама щитлары, төрле вывескалар һәм тотрыксыз конструкцияләр яныннан ераграк йөрергә.
•  Җилдән качып, йорт диварларына сыенмаска, чөнки көчле җил аркасында түбәдән материаллар (шифер яки башка капламалар) төшү куркынычы бар.
•  Мөмкин булса, шәхси машина урынына җәмәгать транспорты хезмәтеннән файдалану хәерлерәк.

Шоферларга да юлларда аеруча игътибарлы булырга кирәк. Буран вакытында тизлекне арттырмау, кискен маневрлардан һәм тормозга басудан качу — иминлекнең төп шарты булып тора. Коткаручылар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәү үз гомерегезне һәм сәламәтлегегезне сакларга ярдәм итәчәген искә төшерә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл