Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхетле гаиләләргә икеләтә бәйрәм

Халыкара балаларны яклау көне районыбызның ундүрт гаилә өчен истә калырлык булды.

Сүз узган ел һәм быел дөньяга аваз салган сабыйлары булган муниципаль хезмәткәрләр гаиләләре турында бара. Бу көнне аларга  ЗАГС бүлегендә зур хөрмәт күрсәтелде. Бүлек җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова белдергәнчә, 2021нче һәм агымдагы елда бу гаиләләрдә 14 бала туган. Шуларның сигезе – малайлар, калганнарын кызлар тәшкил итә. Бәхетлеләр арасында Зәлия һәм Илнур Сафиннар (рәсемдә) күп балалы гаилә категориясенә ия булган. Май аенда аларның өченче балалары Имран дөньяга аваз салган. Илнур Соколка авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкара. Чарага чакырылган гаиләләр арасында әлегә соңгы бала булып  Юлия һәм Валерий Кузнецовларның уллары Арсений туган. Әти-әни икесе дә район хакимиятендә хезмәт куялар. Чарага чакырылган гаиләләрне район башлыгы Анатолий Иванов тәбрикләде, аларга бүләкләр тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев