Бүген иртән ковидтан прививка ясатып төштем
Иртән бер хезмәттәшебез прививкага менә алмавын әйтте, һәм синең теләгең юкмы, диде. Ә ник менмәскә, дидем дә, тәвәкәлләдем. Прививка ясатканнан соң менә 6 сәгатьтән артыграк вакыт узды. Үземне ничек хис итәм соң?
Беренче тәэсирләрдән башлыйк. Прививка ясатканчы, яхшылып тикшерделәр. Кан басымын үлчәделәр, йөрәкне яздырдылар. Кан басымы идеал иде: 120/80. Прививкадан соң нәрсәләр ярамаганлыгы турында сүзләр булды. Прививкага кергәч тә барысын да яңадан кабатладылар. Укол тамчы да авырттырмады.
Карточкамны калдырырга гомуми практика табибына кергәч тә инстуктажны яңадан үттем, кирәк булса дип, телефоннарын язып бирделәр.
Прививка ясатып 5 минут үткәч, авызда дару тәме, борында дару исе бераз гына сизелгәндәй була башлады. 3 сәгатьләп узгач, кан басымын тикшереп карадым, 135/96 иде. Хәзерге минутларда үземне нормаль хис итәм. Хәлсезлек, баш авырту сизелми, температура нормаль.
19нчы февральдә икенче прививкага менәсе. Ә аңарчы үземнең тәэсирләр турында хәбәр итеп торырмын.
Сез дә прививка ясатуны сузмасагыз иде.
Вәгъдә иткәнчә, үземнең хәлем белән таныштыруымны дәвам итәм. Эштән кайткач температураны үлчәгән идем, 37,6 күрсәтте. Аспирин эчтем. Хәзер температура - 37,2; кан басымым - 121\104. Йөрәк тибеше әйбәт. Үземне начар хис итмим. Бераз йокы гына килә.
30нчы гыйнвар. 10.00 сәгать. Үземне нормаль хис итәм. Кан басымы - 129\92. Йөрәк пульсы - 70.Тән температурасы - 36,5.
13.00 сәгать. Тән температурасы – 36,7. Кан басымы – 114\81. Йөрәк пульсы – 73. Үземне нормаль хис итәм.
31 гыйнвар. Үземне яхшы хис итәм. Иртәнге якта тамак төбендә бераз карлыгу гына бар иде. Тән температурасы 36,7. Кан басысы 110\85. Йөрәк пульсы – 68.
Минневәрис Мингалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев