“Безнең Кирмәнгә, әнинең токмачлы ашларына җитәме соң?!”
Нәселендә үк эшмәкәр-сәүдәгәр каны ага Гөлнәзирә ханымның.
“Кәсеп итми, насыйп булмый, балалар! “
Кече Кирмәндә Мөхәммәтгаян бабасының: “Кәсеп итми, насыйп булмый, балалар! Иң яхшы кәсеп – күркәм сәүдә һәм үз кулларың белән башкарылган эш. Болар изге китабыбыз Коръәндә язылган,” – дигән сүзләрен кечкенәдән ишетеп үсте. Әтисе Рәфгать – авылның күренекле умартачысы, итек басучысы, әнисе Рәмзия аның уң кулы да, җанының яртысы да, “башны боручы муен“ да булды. Алты балаларын бер йодрыкка туплап, туган җанлыклы итеп, эшкә өйрәтеп үстерделәр, муллыкта тәрбияләделәр. Балаларының кайсын гына алсаң да, шундый – туган ягыбызга тугры хезмәт итүчеләр. Зөлфия җиңел сәнәгать институтын тәмамлады, Гөлнәзирә – эшмәкәр, Рәсилә – фармацевт, хәзер ресторан бизнесында, Миләүшә Красная Горкада “Аленушка” балалар бакчасы мөдире. Уллары гына иртә китте. Тәлгать 18 яшендә һәлакәткә очрады. Фәргатьне дә явыз үлем аямады...
Мөстәкыйльлек – иң зур бүләк
Рәмзия апа – оста, җор телле фольклорчы, нәрсәгә тотынса, шуны булдыра, белгәнен бик тиз һәм аңлаешлы итеп, башкаларга да өйрәтә торган якты күңелле ханым, яхшы остаз. Ул хәзер тугызынчы дистәсен ваклаучы әби инде. Ак яулыгын чигүле калфагы өстеннән япкан, иң асыл күлмәген, бизәкле чүәген кигән, муенына гәрәбәләрен аскан бу матур әбинең ярминкәләрдә ничек бөтен кеше белән кочаклашып, күрешеп, гәп корып, үз тирәсендә бөтен нәрсәне җанландырып, бәйрәм ясап йөргәнен берничә тапкыр күзәткәнем, еш кына сөйләшеп торганым бар.
– Кичен, эштән кайтышлый, балаларым, оныкларым, яныма хәл белергә, “отчет” бирергә киләләр. “Мөстәкыйльлегегез, бердәмлегегез миңа иң зур бүләк!” – дим мин аларга. Бала өйдәгене күреп үсә ул, оясында ни күрсә, очканында шул була. Фәргатем җирне бигрәк ярата иде. Урман-кырларга барганда, машинасыннан төшеп, арыш башларын сыйпап: “Әни, кара әле, ничек тук бит болар!” – дип каршымда басып торган сурәте һаман күз алдымнан китми, басу башыннан гына карап: “Әни, әнә тегендә барырга кирәк җиләккә!” – дигән сүзләре колагымда яңгырап тора. Гомер буе авыл дип тырышты. Берәүгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын, күргәннәргә сабырлык бирсен. Минеке бер генә, илгә кайгы килә күрмәсен. Һәр туган көнемне, ил-көннәргә иминлек, тынычлык теләп, дога кылудан башлыйм. Соңгы сулышыма кадәр башкаларга кирәкле, файдалы кеше булып яшәргә язсын. Аллага шөкер, бәхетле карчык мин! – ди Рәмзия апа.
Җир улы
Улы, чыннан да, районыбызның асыл заты иде шул.
– “Трудовик” агрофирмасы җитәкчесе, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәргать Рәфкать улын аяусыз үлем 2014нче елның 5нче декабрендә арабыздан алып китте. Әмма башкарган эшләре, төзегән объектлары һаман аны искә төшереп торалар. Эшчәнлеген Мамадыш “Сельхозтехника”сында җаваплы вазыйфаларда башлады. Иң авыр елларда инде таралып баручы ПМК-88 коллективын җитәкләп, күпләгән йортлар торгызды. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә начальник та булып торды. “Трудовик” агрофирмасын оештырды, аны районыбызның һәм республикабызның шул чордагы иң нәтиҗәле, югары күрсәткечле, ныклы икътисадлы хуҗалыклары рәтенә бастырды. Элиталы орлыклар җитештерүче хуҗалыклар берләшмәсенең беренче дәрәҗәле бүләгенә лаек булды. “Трудовик” хуҗалыгы ел әйләнәсенә бер мең тоннадан артык югары сыйфатлы элиталы орлыклар хәзерләп сатып, үз кассасына 16-17 миллион сум кертеп баруга иреште. Республика күләмендәге семинарларны еш кабул иттеләр. Терлекчелек тармагын да заман таләпләренә җавап бирә торган итеп оештырды. Авылдашлары, хезмәттәшләре аның турында югары фикердә булдылар. “Берәүне дә игътибарсыз калдырмады, һәркемгә ярдәм итте”, - дип искә алалар”, – дип искә ала аны гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Габделхәлим Сәлахов. Әйе, андый максатчан, үз көченә ышанган, җаваплылыкны үз өстенә ала торган, тәвәккәл, эшлекле, горур егетләребез, җир уллары бик сирәк очрый. Урыны җәннәттә булсын.
Гөлнәзирә мәктәбе
Узган гасырның 90нчы елларында ил икътисады белән бергә совет сәүдә системасы да җимерелде. Шәһәр үзәгендәге “Универмаг“ кибетендәге сатучы кызларны бүлектән-бүлеккә күчереп йөртә башладылар, ияләнелгән эшнең рәте-чираты китте. Ишек төбендәге мәйданда базар гөрли, бөтен таныш хезмәттәшләр инде күптән шунда. Бөгелмә сәүдә училищесын, аннары Казан кооператив техникумын тәмамлаган, эш тәҗрибәсен шактый җыйган Гөлнәзирә Гаянова да шәхси эшмәкәрлеккә тәвәккәлләргә булды. Муса Җәлил урамындагы вагон- кибетне күпләр хәтерлидер: бу кечкенә дә, төш кенә сәүдә ноктасы бар таләпләргә җавап бирә, товар гел эсвежий, Гөлнәзирә үзе кояштай балкып, магниттай тартып тора. Сәүдә үргә китте, аңа кияүләре Дамир Нотфуллин кушылды, бергәләп товарга йөри башладылар, шәхси “Газель” машинасы алдылар. Совет урамына гасырлар буе шәһәр күрке булып торган төзелеш үрнәкләре, йөзек кашы булган борынгы йортларга торышырлык өч катлы мәһабәт, заманча корылма – “Диләрә“ сәүдә һәм кафе-ресторанын торгызып куйдылар. Аның хуҗасы нәфис хатын-кыз икәненә ышану да кыен. “Диләрә“ челтәре киңәйгәннән-киңәйде: тагын берсе “Мамадыш“ совхозы бистәсенең Тынычлык урамындагы чүплек оясында гөлбакча булып калкып чыкты, өченчесе шул ук бистәнең Үзәк урамында сафка басып килә, кибете инде эшли, анда ипи пешерү цехы, ресторан да булачак. “Аппетит ашаганда килә“, – диюләре дөрес: иртән-иртүк пироглар пешкән, әбәткә төрледән-төрле тәмле блюдолар әзерләгән... Туйлар, юбилейлар үткәрү өчен иң җайлы, күркәм урыннар бу. Эшмәкәр ханым кул астында берсеннән-берсе мәһабәт өч “Диләрә“ сәүдә һәм ресторан бизнесы нокталары уңышлы эшләп килә, ике дистәдән артык кеше хезмәт куя хәзер. Зурдан кубып уйлый, теләсә нинди эшкә җиң сызганып тотына, артыннан кешеләрне ияртә, үзенә теләгәнне башкаларга да тели белә шул Гөлнәзирә Рәфкатовна. “Гөлнәзирә мәктәбен” узган ачык йөзле, ягымлы кызлар югары дәрәҗәдә сәүдә хезмәте күрсәтә. Биредә 18нче елын эшләүче Гөлфия Гаязова: “Без монда барыбыз да туганнар, танышлар, дуслар. Мин – аның сеңлесе Рәсиләнең күршесе. Югары Кыерлы авылы кибетендә эшләп, Мамадышка күчеп килеп, кая барырга белми утырган чакта, Гөлнәзирә апай совхоздагы кибеткә чакырды, шуннан бирле бергә. Ул бик җайлы кеше, һәммәбезне үтәли күрә бугай: иртән килүгә, хәл-әхвәлләрне сораша, күзгә карап, “диагноз“ куя, айнып-терелеп китәсең, беркайчан ачуланмый, кайчан нәрсә әйтәсен белеп торабыз. Ярдәм сорасаң, әлләничә кеше аркылы кирәкне барыбер табып бирә торган гадәте ошый. Эше уң булсын, бергә-бергә эшләргә язсын, дип, телим”, – ди.
Авылдашлар рәхмәте
Хезмәттәшләр, Гаяновлар, тиз генә җыелышалар да, “Кыямыч“ның (әнисенең энесе – Илфат Имамиев, Татарстанның атказанган физкультура хезмәткәре, ирекле көрәш буенча күренекле тренер) Пятилеткадагы умарталыгына ял итәргә, урманга җиләк-гөмбә җыярга, Кече Кирмәнгә кунакка кайтып китәләр. Авылда Өлкәннәр көне, Корбан ашы, сабантуй, урам концертлары, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фарил Дөлмиев җитәкләгән, авылның йөзне кашы, визит карточкасы булган “Сандугач” балалар уен кораллары ансамбле чыгышларының, күпләгән чараларның хәйриячесе булып тора Гаяновлар, туган авылларындагы вакыйгаларның үзәгендә кайныйлар. Монысы, Гөлнәзирәчә әйтсәк, авылга кайтырга, авылдашлар, туганнар белән күрешергә бер хәйлә, сәбәп кенә, бергә булуга ни җитә! Аларның ел саен “Диләрә” кафесында ике йөзләгән шәһәрдәшебезне җыеп үткәргән корбан, ифтар ашларына үзебез шаһит. Абыйлары Фәргать Гаянов истәлегенә бик кызыклы балык тоту ярышларын да күңелле итеп үткәрәләр. “Диләрә“ сәүдә челтәре инде ничәмә-ничә еллар Яңа ел бәйрәмнәренә, шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулап килә.
Үз җирендә солтан да, олтан да
– Бизнес тәгәрмәчен бер әйләндерә башлагач, һич туктармын, сикереп төшеп калырмын, димә. Күзеңә ышанып карап торучы эшчеләргә хезмәт хакын үзвакытында түләү; нәзбереклекләре көннән-көн арткан клиентларның таләпләренә җавап биреп, аларның һәркайсы белән уртак тел табып эшләү; кризис вакытында тезгенне бераз тотып, артык кредитларга чуммыйча гына, эшне ипләп алып бару - кызыклы процесс. Акча янчыгы өстендә каравыллап утыручыларны һич аңлый алмыйм: акча – бизнеста эш коралы гына бит ул. Һәркемнең үз клиенты, үз насыйбы бар. Тормышымнан канәгать, Аллага шөкер. Дөньяны да күрергә, өйрәнергә кирәк. Командабыз белән чит илләргә ял итәргә күп йөрибез (Мексика, Таиланд, Мисыр, Төркия, Италия, Испания, Франция, Гарәб Әмирлекләре, Домениканода булдылар. авт.) Барысы да матур, әйбәт, тик безнең Кирмән (туган авылымны ничек каты яратуымны аңлатырлык сүзләр таба алмыйм), Мамадышка, әнинең токмачлы ашларына җитми инде! Чынлап, җир йөзендәге иң тәмле ризык шул. Һәрвакыт сагынып, зарыгып кайтып керәм. Үз җиребездә олтан да, солтан да булып яшәргә язсын. Туган җир язмышы өчен без җаваплы. Башка халыклар, туристлар безгә кунакка килгәндә йөзебез кызармасын, татар халкының ни дәрәҗәдә яхшы күңелле, сыйфатлы халык икәнен тоеп, үз күзләре белән күреп китсеннәр, тагын килсеннәр... Нык, затлы нәсел-нәсәбемә, бездә туганлык җепләре тәрбияләп, татар халкының милли йолаларын өйрәтеп үстергән әти-әниемә рәхмәтле мин. Зирәк акыллы, булдыклы әниемнең 100 яшькә җиткәндә дә, заманага ияреп барачагына, җайлашачагына иманым камил. Киләчәккә зур өметләр баглап торган, КФУның икътисад факультетын тәмамлаган кызым Диләрә, һәрчак ярдәмгә ашкынып торган туганнарым бар, Аллага шөкер, – ди Гөлнәзирә Гаянова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев