Мамадыш хәбәрләре

Мамадыш районының "Нократ" газетасы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Беренче сыйныф укучыларына өй эше бирелмәячәк – яңа уку елыннан үзгәреш

Киләсе уку елыннан Россия мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары өй эше алмаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы танышкан Мәгариф министрлыгы хатында хәбәр ителә.

Документка ярашлы, Россия Мәгариф министрлыгы боерыгы беренче сыйныфта өй эшләреннән башка укуны гамәлгә кертә. Элек барлык предметлар буенча өй эшләрен башкаруның суммар вакытын бер сәгать белән чикләгән норма да таләпләрдән төшереп калдырылган.

Искәртеп узарга кирәк: элек мәгариф министры Сергей Кравцов 2027 елның 1 сентябреннән өлкән сыйныфлар өчен яңа белем бирү стандарты көченә керәчәген әйткән иде. Ул укыту программасында үзгәрешләр кертүне күздә тота – укучылар барлык фәннәрне база дәрәҗәсендә генә өйрәнә алачак. Моңа кадәр ике фәнне тирәнтен өйрәнү мәҗбүри иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев