Бер атна эчендә ОРВИ һәм гриппның 12 меңнән артык очрагы
Татарстан Республикасы территориясендә ОРВИ һәм гриппның сезонлы чирләр дәрәҗәсе югары булуы күзәтелә. Бу хакта ТР Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә.
2026 елның өченче атнасында республикада ОРВИ һәм гриппның 12 760 очрагы теркәлгән. Саннар узган атнадагы күрсәткечләрдән калышмый.
Шул ук вакытта, COVID-19 инфекциясеннән авыручылар саны узган елның шушы чордагы күрсәткечләренә караганда 43%ка кимрәк.
Татарстанлыларга инфекцияләрнең таралуын кисәтү буенча профилактика чараларын даими үтәргә киңәш ителә. Алар арасында: кулларны еш юу, бүлмәләрне җилләтеп тору, эш өстәлләрен һәм гаджетларны дезинфекцияләү, шулай ук авыру билгеләре булган кешеләр белән контактны чикләү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев