Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Батырлар ярышы” чакыра

Чара бу җомгада - 19нчы августта Мамадыш шәһәренең ипподром стадионында узачак.

Ярышларда катнашырга 18 яшьтән өлкәнрәк эшче яшьләр чакырыла. Командаларны теркәү 15:00 сәгатьтә, ә чара үзе 16:00 дә башлана. Ярыш өчен Мамадыш муниципаль районының “Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге“ җаваплы. Ярышларның баш хөкемдары – Фәргат Мозаффаров.

Ярышлар командалап булачак. Команда составында 4 кеше:  өч ир-ат һәм бер хатын-кыз.

Ярышларда бары тик спорт киемендә генә катнашырга мөмкин. Катнашу өчен гаризалары электрон рәвештә бирергә кирәк. Һәр уенчының үз янында шәхесен раслаучы документ (паспорт) булуы мөһим.

Алдынгы урыннарны алган командалар кыйммәтле призлар белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: стадион-ипподром Ипподром Прокат Чаңгы