Балалар бәйрәменә рәхим итегез!
Балаларны халыкара яклау көненә багышланган чаралар Мамадышта иртәгә сәгать 9да ук башлана.
Балалар һәм үсмерләр йорты хезмәткәрләре “Яшьлек” скверында иртәнге 9да “Без дуслыкны сайлыйбыз” исемле квест белән бәйрәмне башлап җибәрәләр. Бөтен сквер буенча төрле уеннар һәм бәйгеләр башланачак.
Сәгать 10да сквер сәхнәсендә бүләкләү тантаналарына һәм концерт номерларына старт бирелә. Анда олимпиадаларда, төрле конкурсларда җиңү яулаган балалар хөрмәтләнәчәк.
Шул ук көнне “Яшьлек” скверында ГТО нормативларын тапшырырга да мөмкинлек булачак.
Ә 13.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда бәйрәм чаралары башланып китә. Анда асфальтка рәсем төшерү конкурсында катнашырга мөмкин булачак. Балалар һәм үсмерләр йорты кул эшләре осталыгы буенча осталык класслары күрсәтә.
17 сәгатьтә район мәдәният йортында “Радуга” – “Салават күпере” балалар фестивалендә җиңүчеләрне бүләкләү башлана.
Стадион-иппидромда, “Җиңү” паркында да төрле бәйрәм чаралары планлаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев