Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Бакчада Гырон Быдтон

Мамадыш шәһәрендәге "Әкият" балалар бакчасында күп төрле милли чаралар оештырыла.

Кече яшьтән үк районыбызда яшәүче башка милләт халыкларына хөрмәт тәрбияләү - бакчада күп еллар дәвамында системалы алып барыла торган эш. Милли уеннар, бәйрәмнәр аша бала туган төбәгендә кемнәр яшәвен, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белеп, өйрәнеп үсә. Шул рәвешле дустанә мөнәсәбәт формалаша, толерантлык тәрбияләнә. Әлеге юнәлештә бакчада удмурт халкының милли бәйрәме Гыран Быдтон да оештырылды. Балалар милли уеннарда көч сынаштылар, җырлы-биюле уеннарда катнаштылар, уйнадылар, удмурт телендә шигырьләр, җырлар тыңладылар. Бәйрәмдә Идел буе халыкларының кунакчыллыгы күрсәтелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Әкият балалар бакчасы Гырон Быдтон