Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Җанга якын туган тел“

Мамадыш шәһәренең “Миләшкәй“ балалар бакчасында “Җанга якын туган тел“ дип исемләнгән бик матур чара узды.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына, Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышлап, җирле шагыйрьләр һәм “Ак калфак“ оешмасы әгъзалары белән очраштылар балалар.

 

Бакча мөдире Гүзәлия Галимханова биредә милли тәрбия, толерантлык, халыклар арасында дуслык тәрбияләү мәсьәләләренең  һәрчак игътибар үзәгендә булуын ассызыклады.

 

Тәрбиячеләр арасында да төрле бәйгеләр, викториналар уздырылган, проектлар якланган, әлеге тема буенча төрле чара эшкәртмәләре тәкъдим ителгән.

Чараны өлкән тәрбияче Фәридә Хаҗиева бик җанлы, тирән эчтәлекле итеп алып барды. Нәни әртистләр чыгышын рәхәтләнеп, хәйраннар калып тыңладык, кул чаптык. Сөбханалла: татарча шигырьләрне чатнатып сөйләделәр, җырладылар, биеделәр… Татарча белә торган күркәм алмаш үсеп килә монда!

Милли бизәкләр белән ясалган сувенирлар да бүләк иттеләр, истәлеккә фотоларга төштеләр...

Бик күңелле һәм файдалы очрашу булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев