Әлмәттә газ чыгу сәбәпле дүрт кеше, шул исәптән сабый бала да, зыян күргән
Нефтьчеләр башкаласындагы торак йортларның берсендә күңелсез хәл килеп чыккан: фатирда яшәүче гаилә газ белән агуланган.
Зыян күрүчеләр арасында яшь бала да бар.
ТР Дәүләт торак инспекциясе биргән мәгълүматларга караганда, фатирда булган дүрт кеше (54 һәм 29 яшьлек ике хатын-кыз, 32 яшьлек ир-ат һәм бер яше дә тулмаган сабый) үзләрен кинәт начар хис итә башлаганнар һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәннәр.
Ашыгыч ярдәм табиблары урында кирәкле процедураларны башкарганнан соң, гаилә әгъзаларын хастаханәгә салу таләп ителмәгән — аларны өйләрендә калдырганнар. Хәзерге вакытта әлеге очрак буенча тикшерү эшләре бара.
Дәүләт торак инспекциясе белгечләре газ хезмәткәрләренең һәм йорт белән идарә итүче компаниянең үз вазыйфаларын никадәр дөрес башкаруын, газ җиһазларының һәм җилләтү каналларының торышын җентекләп өйрәнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев