Алимент түләү мәсьәләләре буенча белгечләр җавап бирә
11 февраль көнне Татарстан Республикасындагы Россия Президенты кабул итү бүлмәсендә алимент түләү турындагы килешүләрне дөрес рәсмиләштерүгә багышланган телефон элемтәсе уздырылачак.
Консультацияләр иртәнге сәгать 10:00нан көндезге 12:00гә кадәр дәвам итәчәк. Бу вакыт эчендә республика халкы алимент түләтүнең хокукый нечкәлекләре буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә ала.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләренә Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы белгечләре җентекле җаваплар бирәчәк.
Белгечләргә (843) 221-80-35 телефоны аша шалтыратып, кирәкле аңлатмаларны алырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев