Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Алабугадагы Aurus заводында эш тукталу турындагы имеш-мимешләрне кире кактылар

Aurus компаниясе Алабугадагы җитештерү мәйданчыгының эше тукталуы турындагы хәбәрләргә рәсми аңлатма бирде. Предприятие вәкилләре белдерүенчә, 2026 елга каралган җитештерү планы тоткарлыксыз үтәлә һәм алдан билгеләнгән күрсәткечләргә тулысынча җавап бирә.

Хәзерге вакытта заводта технологик процессларны камилләштерү бара — коллектив автомобильләрнең яңа моделен чыгарырга әзерләнә. Бу техник процедуралар тәмамлану белән эш гадәти режимда дәвам итәчәк.

Компания җитәкчелеге хезмәткәрләр алдындагы барлык социаль йөкләмәләрнең үз вакытында һәм тулы күләмдә үтәлүен аерым ассызыклады. Хезмәт коллективының хокукларын саклау һәм аларга тиешле ярдәм күрсәтү предприятие өчен өстенлекле булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: завод