Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Алабуга электр челтәрләре” ташуны имин үткәреп җибәрүгә әзер

Алабуга электр челтәрләре Татарстанның су басу мөмкинлеге булган җиде муниципаль районында урнашкан электр челтәре объектларының торышын контрольдә тота. Болар: Әгерҗе, Алабуга, Кукмара, Мамадыш, Менделеевск, Саба һәм Теләче районнары.

Һава торышының җылынуы һәм ташу вазгыятенең катлаулануы шартларында Алабуга электр челтәрләре Татарстан Республикасы кулланучыларын электр челтәре комплексының ышанычлы һәм имин эшләвен, тотрыклы электр белән тәэмин итү өчен барлык кирәкле чараларны тормышка ашыра.

Моның өчен филиалда ел саен су басуга каршы комиссия төзелә һәм энергообъектларны су басудан саклау буенча чаралар планлаштырыла, электр белән тәэмин итүнең кабель һәм һава линияләрен, трансформатор подстанцияләрен әледән әле тикшерүләр үткәрелә, су басу участокларында урнашкан электр тапшыру линияләре терәкләрен саклау буенча эш алып барыла, дренаж җайланмалары һәм су агызу чаралары әзерлек хәленә китерелә, мөмкин булган зыянны һәм авария хәлләрен оператив рәвештә бетерү өчен кирәкле материаллар, инструментлар, техника, җиһазлар, автотранспорт һәм махсус техника резервы булдырыла.

Электр тапшыруның һава һәм кабель линияләре терәкләренең һәм участокларының торышын контрольдә тотуга, сулыклы участокларда урнашкан электр линияләре терәкләренең нигезләрен юылудан һәм боз киткән вакытта боз тәэсиреннән саклауга аеруча зур игътибар бирелә.

Су басу чорына вакытында әзерләнү кулланучыларны ышанычлы һәм сыйфатлы рәвештә электр энергиясе белән тәэмин итәргә һәм авариясез режимда үтәргә мөмкинлек бирә.

“Алабуга электр челтәрләре” су басу ситуациясе үсешен даими күзәтеп тора. Шулай ук тиздән килеп җитәчәк яшеннәр сезонына да әзерлек бара. Разрядникларның, артык көчәнеш чикләүчеләрнең, изоляциянең, электр җиһазларындагы артык көчәнешләрдән саклану чараларының булу-булмавына һәм техник торышы тикшерелә.

Су басу шартларында эшләү буенча персоналга өстәмә инструктаж һәм аварияләргә каршы күнегүләр үткәрелә, күчереп йөртелә торган дизель-генератор җайланмаларының әзерлеге тикшерелә, алар электр белән тәэмин итүнең резерв чыганагы буларак кулланылырга мөмкин.

Су басуга каршы барлык чараларны гамәлгә ашыру энергетиклар тарафыннан район хакимиятләре, ГО һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Гидрометеорология хезмәтләре белән тыгыз хезмәттәшлектә башкарыла.

Гомуми гамәлләрнең бердәм булуы эштә уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирә, ә бу республика кулланучыларын, һава шартларына карамастан, ышанычлы электр белән тәэмин итү дигән сүз.

Игътибар! Су басу ихтималы булган зонада яшәүчеләргә электр линияләренә һәм трансформатор подстанцияләренә 10 метрдан да якынрак килергә ярамый. Әгәр дә сез чыбыкның өзелүен, төбе су белән юылу нәтиҗәсендә авышкан электр линиясе баганаларын, трансформатор подстанциясен су басуын күрсәгез, бу хакта район электр челтәрләренең диспетчерлык хезмәтенә (РЭС) яки 8-800-2000-878 номеры буенча хәбәр итегез. Шалтырату бушлай.

“Сетевая компания” АҖнең “Алабуга электр челтәрләре” филиалы

Реклама хокукында

https://gridcom-rt.ru?erid=Pb3XmBtzsw1brFFbAFaN5DnRWY4r8ZD2cqTQYjG

https://gridcom-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев