32 яшьлек ир эчтә балалар булган өйгә ут төрткән
Кичә Уфаның бер бистәсендә йорт яна башлаган. Урынга килгән оперативниклар янгын чыгуның криминаль характерда булуы мөмкинлеген ачыклаган.
Уфа полициясе хезмәткәрләре кайнар эзләр буенча ут төртүдә шикләнелүчене тоткарлаган. Ул йорт хуҗабикәсенең 32 яшьлек кияве булып чыккан. Беренчел версия буенча, ир-егеткә алкоголь өчен акча бирмәгәннәр һәм ул, өйдәгеләргә үпкәләп, канистр белән бензин алып килеп, өйгә ут төрткән. Арытаба ул җинаять урыныннан качкан. Янгында өч кешенең тәне пешкән, әмма аларның гомеренә берни дә янамый. Табиблар аларга һәлакәт урынында ярдәм иткән. Бәхеткә, өйдә булган балалар зыян күрмәгән.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=32969
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев