Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

2024 елда мәҗбүри рәвештә сыра һәм аз күләмле алкогольле эчемлекләрне “Честный знак “ системасында маркировкаланып сату кертелә

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 30 ноябрендәге 2173 нче номерлы карары нигезендә сыра һәм аз күләмле алкогольле эчемлекләрне ваклап сатучылар “Честный знак” дип аталучы товарларны мониторинг уздыручы дәүләт мәгълүмат системасында (ГИС МТ) теркәлү узарга тиешләр.

Әлеге карар нигезендә 2024 елның 15 гыйнварыннан ваклап сату кибетләре һәм җәмәгать туклану оешмалары   кегаларга салынган сыраны һәм аз алкогольле эчемлекләрне өлешләп сату турындагы мәгълүматларны,  онлайн-касса (ККТ) аша маркировкалау системасына даими тапшырып барырга тиеш.

Ә инде 2024 елның 1 июненнән исә, кегаларда гына түгел, төрле пыяла һәм пластик шешәләр, банкалардагы эчемлекләрне дә мәҗбүри рәвештә маркировкалап контроль-касса техникасы аша  сату кертелә. 

                                               Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев