Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

129 меңнән артык инвалид һәм 80 яшьлек Татарстан гражданнары хезмәт хакы буенча түләүне рәсмиләштергән

Ярдәмгә һәм тәрбиягә мохтаҗ якыннарын һәм туганнарын караган һәм тәрбияләгән хезмәткә яраклы эшләмәүче татарстанлылар ай саен Социаль фонд аша компенсация алалар. Пособие инвалидлыгы булган гражданнарны, шул исәптән 80 яшькә җиткән пенсионерларны, инвалид балаларны һәм, әгәр медицина күрсәткечләре буенча аларга чит кеше каравы таләп ителгән очракта, хезмәткә яраксыз кешеләрне караган өчен бирелә.

Татарстанның Социаль фонды хәзерге вакытта чит кеше тәрбясендә торучы 129 805 кешегә компенсация түли. Аны кем алуына карап, түләү күләме аена 1,2 мең яки 10 мең сум тәшкил итә. Инвалид балаларның, шул исәптән балачактан беренче төркем инвалидларның ата-аналарына һәм опекуннарына 10 мең сум күләмендә пособие бирелә.

Татарстан Социаль фонды  түләүне клиент хезмәтләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләре порталы аша рәсмиләштерә. Кайбер очракларда моның өчен табибның  инвалидны карау зарурлыгын раслаучы бәяләмәсе, караучының гаризасы һәм каралучының элеге кешенең тәрбияләвенә язма ризалыгы кирәк. Социаль фонд башка мәгълүматларны, ведомствоара хезмәттәшлек системасын кулланып, мөстәкыйль тикшерә.  Тәрбияләүченең эшләмәве,  пенсия, эшсезлек буенча пособие яки көч ведомствосы буенча шундый ук компенсация рәвешендә керемнәр ала алмый дигән мәгълүматлар-шундыйлардан. 

"Инвалидлыгы булган эшкә яраксыз гражданнарны карау вакыты  эшләүче гражданнарның стажына кертелә һәм суммасы булачак пенсия күләменә  бәйле пенсия коэффициентларын арттырачак. Тулы ел дәвамында  хезмәткә яраксыз кешене карау  1,8 коэффициент өсти һәм бер ел стаж  бирә», - дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фондының бүлек идарәчесе Эдуард Вафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев