Туганлык җепләре иллләрне тоташтырды
Дөнья тирәли сәяхәтләрен дәвам итүче Ашиловлар гаиләсе Мамадыштагы 60 елдан соң табылган туганнарында ике кич кунып китте.
Юбилейга көтелмәгән бүләк
Шәһәребездә аларның якын туганнары барлык Мамадыш районы халкына да таныш булган табиблар Нурия һәм Каюм Әхмәтовлар гаиләсе яши. Ашиловлар – Нурия Сәләхатовнаның 60 елдан соң табылган туганнары.
Әтием ягыннан туганнарым белән 60 елдан соң табыштык. Июнь башында минем 60 яшьлек юбилейны үткәрдек. Июль ахырында баш табибның кабул итү бүлмәсендә утыра идем, регистратурадан: “Нурия Сәләхатовна, тизрәк килегез, сезгә Казахстаннан шалтыраталар”, – дип хәбәр иттеләр. Көтелмәгән хәбәрдән сулышым кысылды. Мөгаен минем туганнарымдыр, дип сизенгән идем инде. Әнием – татар, әтием казах. Кызганычка каршы, алар аерылышканнар. Шуннан соң әтиемнең туганнары белән элемтәләребез өзелгән иде. Тизрәк регистратурага йөгердем. Трубкада: “Урал апа, Урал апа, исәнмесез. Бу – сезнең энекәшегез Манбай”, – дигән сүзләр ишеттем, күзләремә шатлык яшьләре тыгылды. Аларның дөньяда барлыгын белә идем, әмма аңарчы бер тапкыр да күргәнем булмады. Шулай итеп, бөтенләй көтмәгәндә табыштык без әтием ягыннан туганнарыбыз белән. Моннан берничә көн элек киленебез – әтиемнең апасының улы Олжасның хәләл җефете Мәдинә шалтырытты һәм машина белән Европага сәфәргә кузгалачакларын, Мамадышка да керәчәкләрен әйтте, – дип сөйләде Нурия Сәләхатовна.
Урал – Нуриянең әти-әнисе кушкан исеме. Кабат аны Нурия исеменә алыштырган.
Нурия Казан дәүләт медицина институтында белем алганда шунда укучы Каюм Әхмәтов белән таныша һәм мәхәббәтләренең күркәм нәтиҗәсе булып, яңа гаилә туа. Мамадыш районы үзәк хастаханәсенә моннан 40 еллар чамасы элек юллама белән килеп, көмеш сулы Нократ елгасына сыенып утырган чал тарихлы шәһәребездә төпләнеп калдылар алар. Балалар үстерделәр. Хәзерге көндә дә хезмәт эшчәнлекләрен дәвам итәләр.
Без Урал апаны ничек кенә үзләмәдек. Мәскәүдәге 1нче каналның “Жди меня” тапшыруына да язып карадык. Файдасы булмады. Без аны баштагы исеме һәм фамилиясе бәлән эзләгән идек. Көтмәгәндә бер туганыбыз әтисенең исеме буенча “Сәлахатовна” дип язып караган һәм “Эш урыны Мамадыш үзәк хастаханәсе”, – дип килеп чыккан. Менә шулай көтмәгәндә табыштык без, – дип сөйли сәяхәтче гаиләнең башлыгы Олжас Ашилов.
Барлык юллар Мамадыш аша үтә
Бездә: “Парижга Мамадыш аша”, – дигән канатлы сүз бар. Шәһәрдәшебез Нурия Әхмәтованың быел май аенда Төньяк Америка континентын Атлантик океан яр буеннан Тын океанга кадәр машинада узган туганнары Мәдинә һәм Олжас Ашиловлар Европаны буйсындыру буенча сәфәрләренә маршрутны Мамадыш аша төзиләр. Машинага юлны Яндекстагы навигатор күрсәтә. Бу – аларның дөнья тирәли коры җир буенча машинада сәяхәтләренең икенче этабы. Өченче этабына сентябрь аенда кузгалырга җыеналар. Ул Алма Атадан Владивостокка кадәр узачак. Анысында да балаларына дөнья күрсәтүне дәвам итәргә – сәфәргә аларны да алып чыгарга исәплиләр. Алма Атадан Мамадышка кадәрге 3200 километр юлны машиналарында тәүлек ярымда узганнар алар. Ак түбә өлкәсенең Иргиз шәһәрендә юл читендәге бер кемпингта палатка корып 6 сәгать ял да иткәннәр әле.
Очтык кына, – ди Мәдинә ханым. Америка аша узганда машинаны арендага алып торырга туры килсә, бу сәфәргә Олжас үзенекендә кузгалган. Бүген аның Америка, Казахстан һәм Россия юлларын чагыштыру, алардагы хәрәкәткә бәя бирү мөмкинлеге бар. Шуңа күрә аңа беренче шул сорауны бирдек тә.
Безнең Казахстан юллары – котычкыч. Россиянеке – әйбәт. Иң яхшы юллар – Америкада. Анда иң ошамаганы юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмаганы. Тизлекне чикләү билгесе 60 километрны күрсәтсә дә, котычкыч зур тизлектә чабалар. Олы йөк машиналары да шулай ук. Шуңа күрә анда күп кешеләр һәлак була торган бик куркыныч аварияләр була. Без дә бер тапкыр аздан гына бәреп китмәделәр. Ходай саклагандыр, – дип сөйләде әңгәмәдәшебез.
Америкада бензин бәяләренең кисәк өскә сикерүләрен күреп кайткан сәяхәтчеләр, юлга чыгар алдыннан машиналарын газга көйләгәннәр. Европадагы газ һәм бензин бәяләрен дә өйрәнгәннәр инде алар.
Европада 1 литр бензин 2,5 евро торса, газ – 1 евро гына, – ди Олжас. Россиядәге белән чагыштырганда, Казахстанда аларның бәяләре арзанрак икән. Руль артында күбрәк аның үзенә булырга туры килә. “Хәләл җефете 100-150 километрга алыштыра ала. Әмма күпкә түгел. Нык ара. Минем үземә гел руль артында булу бик ошый”, – ди.
Мамадыш аларга чисталыгы, урамнарда чәчәкләр клумбаларының күплеге, кешеләренең тыныч кына, дустанә җавап бирүләре ошаган.
–Америка урамнарын күрсәгез, ул илне мактаучыларга гел башкача карый башлар идеге, – диде Мәдинә ханым.
Бала-чага чакмастыр
Кунаклар балалары белән Мамадышның Нократ яр буенда, “Яшьлек” скверында булдылар. Балалар Нократ яр буендагы агач сыннарны бигрәк тә яраттылар. Ә “Яшьлек” паркындагы җирдән үк су бөркүче фонтан барысының да уен урынына әйләнде. Әти-әнисе аларны аннан тиз генә алып та китә алмады. Бала-чага су белән уйный башлагач, киемнәре юешләнмиме соң?!
Балалар белән юлда йөрүнең авырлыклары шушындый инде. Аларга барысы да кызыклы. Барысын да тотып карыйсылары килә. Бер генә мизгелгә генә дә күз уңыннан ычкындырырга ярамый, – ди Мәдинә ханым. Балалары белән Казахстанның буеннан-буена сәяхәт иткәннәре булган инде аларның. Бу юлы 20 мең километрлык сәфәргә биш балаларының дүртесен алып чыкканнар. Олы уллары Алма Атада калган.
Америкада үзләре тукталган кунакханәләрдә, юл читендәге ашханәләрдә тукталсалар, бу юлы азык-төлекне күп итеп үзләре белән күп итеп алып чыкканнар.
Кемпингларда тукталганда, үзем әзерләячәкмен. Шуның өчен газ плитәсе дә алдык. Ә йоклап ял итү өчен палаткабыз бар, – ди Мәдинә ханым.

Миллилек йөрәкләрдән китмәсен
Олжас – шәхси нотариус. Мәдинә – Казах халыкара мөнәсәбәтләр һәм дөнья телләре университеты профессоры, журналистика буенча белем бирә. Бер үк вакытта “Туран.ТВ” телевидениесендә дә тапшырулар алып бара.
Россия һәм Татарстан халкының мөмкинлек тууга ук диңгез буена, башка җирләргә барырга яратканын беләбез. Безнең Казахстанда сәфәргә чыгу алай алга китмәгән әле. Безнең Америка Кушма Штатлары буенча сәфәребез хөкүмәт тарафыннан финансланды һәм без анда милли киемнәрдә Казахстанны пропагандаларга тиеш идек. Милли йолаларыбыз, яшәү рәвешебез турында видеороликлар әзерләдек. Әмма сәяхәтебез вакытында аларның Америка халкына кызык булмавын аңладык. Үзебезнең телевидение өчен Америкадан тапшырулар әзерләдек. Америкада булганда шаккаттырган, ул илгә карашыбызны үзгәртергә мәҗбүр иткән әйберләр күп булды. Американың күпчелек халкы Казахстан дигән илнең дөньяда барлыгын да белми. Алар үз илләренең географиясен, тарихын да начар беләләр. Бүгенге көн белән генә яшиләр. Шәһәрләрнең урамнарындагы шапшаклыкка, пычракка да исебез китте. Лос Анжелес урамнарында да тау-тау чүп өелеп тора. Кеше кулындагы чүбен барган җиреннән үк ташлап китә. Юлда барганда тәрәзәдән аталар. Лос Анжелесның урамнарында ук марихуана исе аңкый. Бу – наркоманнарның күплегеннәндер инде. Метрода ул истән баш әйләнә. Урам тулы БОМЖлар. Мәгълүмат чараларының барлык эшчәнлеге башка дәүләтләрне үзләренә дошман итеп күрсәтүгә корылган. Илнең исемендә “стан” сүзе бар икән, ул илне террорчылар белән бәйләп карыйлар, – дип сөйләде ул.
Дөнья тирәли сәяхәтләренең икенче этабына исә, ягъни бу юлы үз акчаларына чыкканнар. Милли киемнәрен дә үзләре хисабына әзерләгәннәр. Туган илләренең имиджын күтәрергә, халкының кунакчыллыгын күрсәтергә юлга чыкканнар алар. Безне дә Алма Атага – үзләренә кунакка чакырдылар.
Мин үзем беренче тапкыр миллилегебез күбрәк чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез арасында сакланып калуына һәм аларның безгә – Татарстанда яшәүчеләргә караганда кунакчылрак булуларына моннан 40 ел элек Тула өлкәсенең Кимовск шәһәрендә яшәүче туганнарыбызда булганда гаҗәпләнеп һәм сокланып кайткан идем. Кунакчыллык һәм миллилек күбрәк нәселдән киләдер һәм кешенең үзеннән торадыр шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Впечатляет! Интересная история!
0
0