“Мамадышта ике көн ике минуттай узды да китте!“
Мамадышта 15-16нчы июльләрдә дөньякүләм зур чара үткәрелде.
Региональ “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитетының “Тарихны язмыйлар күкләрдә, языла яшәгән җирләрдә” темасы астында күчмә утырышы узды.
Кече Сон - чын татар авылы!
Казан һәм Яр Чаллы якларыннан килгән автобуслар Кече Сон авылында бергә кушылды. 6 чит – Австралия, Беларусь, Үзбәкстан, Болгария, Казахстан, Кытай илләреннән, Россиянең 17 төбәгеннән һәм Татарстанның 41 районыннан һәм шәһәрләреннән, үзебезнең районнан килгән вәкилләр күчмә утырыш программасын тормышка ашырырга керештеләр. Ә ул гаять киңкырлы, масштаблы иде.
Кечесонлылар үз чараларын “Яруллиннар туган җир бездә, тик бездә генә!“ – дип атаганнар. Татарстан һәм Россия музыка сәнгате тарихында мәңгелек эз калдырган шәхесләр – берьюлы өч композитор Заһидулла, Фәрит, Мирсәет Яруллиннарны биргән авыл бу.

Бүген аларның пуҗымында тантаналы төстә сквер ачылды.
Җирле “Сандугач“ уен кораллары ансамбле авыл урамын яңгыратып “Тукай маршы“н уйный. Бәйрәмне үз күзләре белән күрергә олысы-кечесе чыккан. Республикадан, районнан килгән мәртәбәле кунаклар бер-бер артлы сүз ала. Алар арасында Мирсәет аганың хәләл җефете Луиза ханым да бар.
Ул үзенең әлеге нигез белән бәйле иң якты хатирәләре белән уртаклаша. Яруллиннар турында әле яңа гына табадан төшкән китапны да алып кайткан. Аның үзен дә чәчкәләргә күмәләр.
Скверны төзүдә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырыла, кызыл тасма киселә. Ә яңа ял паркы, чыннан да, искиткеч килеп чыккан! Кечесонлылар үзләренең мәшһүр якташлары, туган авыллары белән горурлана, аның чәчәк атуы өчен һәркем үзеннән өлеш кертергә тырыша.
Кунаклар моны авыл җирлеге башлыгы Мансур Сәләхов чыгышыннан да; .“Чишмәләрдә - авыл яме” дип исемләнгән яңа чишмә ачу тамашасыннан да; тыл ветераннары хөрмәтенә ачылган һәйкәл һәм паркка экскурсия вакытында да; элекке мәдрәсә бинасындагы Яруллиннар музеенда, авыл мәктәбендә, мәдәният йортындагы очрашуларда да, гап-гади авыл апалары белән аралашканда да үз күзләре белән күрделәр, йөрәкләре белән тойдылар.
Белоруссиядән килгән аккалфаклы Эльвира Левшевич Бөек Ватан сугышында Белоруссиядә яу кырында ятып калган бөек татар улы, күренекле композитор Фәрит Яруллинга Дубровно шәһәрендә ничек итеп бюст куюлары, сәнгать мәктәбенә аның исемен кушулары, Рыленкида туганнар каберлегенә ел саен аның каберенә зират кылулары турында сөйләде.

Әйе, мәшһүр Яруллиннар даны бөтен дөньяга таралган!
Кирмән төбәге – серле сандык
Икенче тукталыш – Урта Кирмән авылындагы Изгеләр чишмәсе янында оештырылган “Кирмән җыены“ иде.
Яшерен-батырын түгел: халык ял итәргә хәзер Мисырга, Төркиягә, Каф тавы артына, тагын күз күрмәгән, колак ишетмәгән әллә кайсы тарафларга барырга ярата. Ә менә Мәскәү-Уфа трассасындагы Урта Кирмән авылы тукталышы янында берсеннән-берсе серле корылмалары, борынгы артефактлары, риваятьләре һәм мистикалары белән дан тоткан җир барлыгын белеп бетерми бугай әле! Кирмәнчек шәһәрчеге калдыклары, Ханнар зираты, Алтын базы, Изгеләр чишмәсе, Аккош тавы – барысы да Татарстанның туризмы муенсасының иң кыйммәтле асылташы булырлык урыннар.
Бүген бирегә аяк баскан “аккалфак“лылар Кирмән тауларында кем җаннары яши; Идел буе Болгарының соңгы форпостларының берсе нинди булган; ни өчен гасырлар узгач та, Сөембикә-ханбикәнең күз яшьләре әле һаман дәвалый; Сафагәрәй Казан ханлыгы байлыгын кайда яшергән дигән сорауларга җавапны таптылар. Район хакимияте, туган як тарихын өйрәнү музее, районның “Ак калфак“ хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм Урта Кирмән халкы инициативасы белән инде берничә ел рәттән уздырылган “Кирмән җыены“ның шаһитлары булдылар.
Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган тамаша барган вакытта бирегә Берләшкән Гарәб Әмирлекләреннән кунаклар делегациясе килеп төшүен чын могҗизага тиңләргә мөмкин.

Бәйрәм кунаклары искиткеч сәхнә чараларын карадылар, һөнәрчеләр мәйданчыгында мастер- классларда катнаштылар,
әрвахлар рухына бергәләп дога да кылдылар, борынгы Кирмәнчек шәһәренә сәяхәт иттеләр, чишмә сулары эчтеләр, хәтфәдәй яшел үлән арасыннан мине ал, мине ал дип баш калкыткан бармак башы кадәр җиләкләрне өзеп авызга капмыйча мөмкин түгел иде. Җиләк җыю бәйгесе дә оештырдылар...

Мамадыш: “Бер юл – биш мәдәният“
Кичен Мамадышка кайткач аларны тагын да кызыклы тамашалар көтә иде. Мәдәният йортында халык театры куйган “Данәгөл“ спектакле; “Нократ буе мунча комплексында оештырылган ял...

Иртән “Яшьлек“ паркында оештырылган флешмоб; Фәрит Яруллин исемендәге сәнгать мәктәбенә һәм мәктәпнең Яруллиннар музеена; Фатиха Әхмәдиева һәйкәленә; шәһәребездәге өченче санлы татар мәктәбенә,“Миләшкәй“, “Радуга“ балалар бакчаларына, “Яшьләр үзәге“нә, “Рәхимле“ мәчетенә, Мамадыш политехник көллиятенә, “Квантум” балалар һәм яшүсмерләр үзәгенә экскурсияләр нур өстенә нур булды. Мамадыш мәдәният йорты каршында оештырылган, районыбызда яшәүче биш милләт дуслыгын гәүдәләндергән “Бер юл - биш мәдәният" программасы чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде, бергәләп җырладылар да, биеделәр дә, тыгыз аралаштылар...
Милләт бишеге хатын - кыз кулында
Район мәдәният йортында оештырылган пленар утырышта милләт язмышы, татар телен, гореф-гадәләребезне, йолаларыбызны, үз йөзебезне саклап калу турында бик җитди фикерләр яңгырады. Район башлыгы Анатолий Ивановның үзебезнең җирлектә уйлап табылган “Әхлак дәресләре“, “Тормыш дәресләре“, “Олимпиада-100“, “Мәктәп бизнес-планы“, “Сәләтле бала“, “Яңарыш“ кебек муниципаль проектларның нәтиҗәлелеге турында тәфсилләп сөйләве залда аеруча зур кызыксыну тудырды. “Районыбыз хатын-кызларының “Ак калфак“ оешмасы эше дә зур игътибарга лаек“, - диде ул. Әйе, оешма ниндидер күрсәтмәләр, чит яки “өстән” әйтелгән тәкъдимнәр нигезендә түгел, ә үзебезнең җирлектә, зыялы, фидакарь хатын-кызларыбыз ихтыяры һәм тәвәккәллеге нәтиҗәсендә төзелде. Инде 10 ел дәвамында киңколачлы эшчәнлек алып бара, очкыннары ерак авылларга да барып төште, алар да шау-гөр килеп яшәп яталар хәзер. Районыбызның күренекле шәхесләре - Рузалия Ибраһимова, Гөлнәзирә Талипова, Гөләндәм Давыдова, Гөлфинур Дувалова, Әлфирә абыстай Миннегалиева, Рима Сөләйманова, Ландыш Хәсәноваларның чыгышлары бер сулышта тыңланды. Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм “аккалфак“лылар әйдаманы Кадрия Идрисова күчмә утырышка югары бәя бирделәр. Милләткә хезмәт итү юлындагы фидакарь хезмәтләре өчен Рузалия Ибраһимовага, Рәфидә Галиевага, Мансур Сәләховка – Конгрессның; җирле “аккалфак“ активистлары Фирая Миннегалиева, Фәридә Хаҗиева, Тәнзилә Сәйфуллина, Нурфия Шәфыйкова, Гөлзия Сәләхетдинова, Дания Хәбибуллина, Гөләндәм Давыдова Роза Даһретдинова, Гөлфинур Дувалова, Рима Сөләймановаларга “Ак калфак“ оешмасының Рәхмәт хатларын тантаналы тапшырдылар.
Олы форумда катнашучылар кичен барысы бергәләп районыбызның Җөри авылында оештырылган керәшен мәдәнияте фестивале Питрауны тамаша кылдылар, шул мәйданнан өйләренә юл тоттылар.

Алдынгы тәҗрибәне халыкка җиткерү, милләткә алга таба да тугры хезмәт итү нияте белән!
Фикерләр;
Гүзәлия Гатауллина. Ханты – Мансийск (Югра):
- Шундый матур очрашу, матур шәһәр, матур кешеләр белән ике көн ике минут шикелле узды. Алдагы көннәрдә исән-имин булыйк, милләтебезгә хезмәт итеп яшәргә язсын!
Гөлинә Саттарова. Яшел Үзән:
- Безне ике көн дәвамында бик гүзәл Мамадыш жирлеге, аларның күркәм эшләре белән таныштык. Һәрбер күренешне хозурланып күңелләргә сеңдерә бардык. Мамадыш халкы искиткеч кунакчыл, бик эшчән, уңганнар, ачык күңеллеләр. Район башлыгы - чын мәгьнәсендә мамадышлылар бәхетенә туган олы шәхес. Аның киңкырлы фикер йөртүенә бик сокландык. Мамадышны бер район белән дә чагыштырып булмаганына инандык. Бу җитәкчелекнең креативлыгын, халык мәнфәгатен кайгыртуын тагын бер кат раслый. Мондый нәтиҗә еллар дәвамында алып барылган эшчәнлекне күрсәтә.
Ләйсән Билалова. Саба:
- Үзем өйгә кайтып җитсәм дә, уйлар әле кунакчыл Мамадыш җирлегендә. Исеме җисеменә туры килгән бик файдалы күчмә утырыш булды бу! Үзләре яшәгән җирнең тарихын, шул төбәк тарихында матур эз калдырган шәхесләрне өйрәнеп, аларны киләчәк буынга җиткерү өчен зур көч куйган тынгысыз, милләт җанлы кешеләре белән сокландырды Мамадыш. Тарихны шул җирдә яшәгән кешеләр тудыра, көчле шәхесләр, дилбегәне үз кулларына алып, дөрес юнәлеш бирә, барыр юлын күрсәтә, бөтен каршылыкларны җиңеп үзе алдан бара, башкаларны да үз артыннан ияртә. Кадрия Идрисова, Рузалия Ибраһимова - нәкъ шундый көчле ханымнар! Һәр җирлекнең үзенчәлекле якларын матур ягы белән ачып биргән өчен, безне үз балаларыгыздай якын иткән өчен Кадрия Рәесовна, Сезгә бик зур рәхмәт! Милләтем дип, динебез дип җан атып яшәүче Рузалия апа барыбыз өчен дә зур үрнәк. Бер үзе күпме кешене янына туплап, нинди киңкырлы эш алып бара, үз хисабына күпме чаралар уздыра! “Кирмән җыены“ кадәр олы чараларны даими уздыру өчен кемнәргәдер “усал әби“ дә, иман нуры таратучы “абыстай“ да булырга туры киләдер аңа! Киләчәктә “Кирмән җыены“ дини йолалар, мөнәҗәтләр фестивален уздыру мәйданчыгы булып әверелер, Коръән укучылар бәйгеләре узар дип уйлыйм. Мамадыш халкының Рузалия апага булган хөрмәтен күреп чиксез куандым. Киләчәктә дә шул хезмәтләренең игелеген күреп, тигезлектә, муллыкта, бәхетле гомер кичерүен телим! Шушы мәгънәле күчмә утырышны уздыруда көче кергән һәркемгә зур рәхмәт! Бер - беребез белән аралашып, алдагы эшләргә көч туплап кайттык Мамадыштан. Һәрберебез исән- сау булыйк, матур яшик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев