Айныткычлар кире кайта
Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы закон кабул итте.
Билгеле булганча, Россиядә айныткычлар 2011нче елда Эчке эшләр министрлыгында үзгәртеп корулар белән бәйле рәвештә бетерелгән иде. Яңа канун буенча айныткычларны дәүләт-хокукый партнёрлык нигезендә ачарга ниятлиләр.
Үткәнгә күз салыйк
Мамадыш район эчке эшләр бүлегендә дә бар иде медицина айныткычы. Аның эшчәнлеге турында сөйләүне үтенеп, 1987-1991нче елларда Мамадыш медицина айныткычында хезмәт куйган, ике ел аның начальнигы вазыйфаларын башкарган Фаил Кәримовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
–Бездә сигез урынлы ике палата бар иде: хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерым бүлмәләр. “Клиентлар” арасында гүзәл затлар да еш очрый иде. Бер хатынның елга ике дистәдән артык эләккәнен хәтерлим.
–Даими “клиентлар”ыгыз да булгандыр?
–Бездә даими “кунакта” булган 50гә якын кеше бар иде. Без аларның бөтен тормыш юлларын өйрәнеп бетердек. Кайчагында урамда очраганда, кайберләре безнең белән ерактан кычкырып исәнләшәләр иде. Ай саен 70ләп кешене айнытып чыгара идек.
–Айнытып чыгара идек, дидегез. Исерекләр учреждениедә озак торалар идеме соң?
–Дүрт-биш сәгатьтә айныса, чыгарып җибәрдек. Каты исерекләрне озаграк тоттык. Әгәр кеше кичен эләккән икән, аны икенче көнне генә азат итә идек. Чөнки төнге сәгать уникедән соң урамга чыгарып җибәрү катгый тыелды.
–Рейдлар кайсы вакытта башлана иде? Медицина тикшеренүе дә уздырылгандыр?
–Эш сәгатебез 15.00 сәгатьтә башланып, икенче көнне иртәнгә чаклы дәвам итте. “ГАЗ-52” машинасына утырып чыгып китә идек. Яшерен-батырын түгел, машинабызның буш кайткан чаклары сирәк булгандыр. Айныткычта аларны медицина хезмәткәрләре: тәннәрендә җәрәхәтләр бармы-юкмы икәнлекне белү өчен. Чөнки исерекләр арасында “акыллы башлар” да очраштыргалады: араларында кайдадыр егылып, тән җәрәхәте алган “клиентлар”, айныгач, безгә айныткычта кул күтәрделәр, дип дәгъва белдерүчеләр булгалады. Авыррак хәлдәгеләрне хастаханәгә тикшеренергә җибәрдек.
–Ел әйләнәсендә “клиентлар”ыгызга бай чорлар да булгандыр?
–Бәрәңге алган һәм мал суйган чагында күп була иде алар. Бәйрәмнәрдән соңгыларын әйтеп тә торасы түгел. Аннары “клиентлар” шәһәрнең элеккеге 1нче санлы ашханәсе янәшәсендәге сыраханә янында күп булалар иде.
–Айныткычка эләккәннәр җәмәгать эшләренә тартылдылармы, анда булган өчен акча түләделәрме?
–Әйткәнемчә, безнең учреждениегә исерекләрне билгеле бер вакыт эчендә айнытып, өйләренә кайтарып җибәрү йөкләнгән иде. Ялгышмасам, “клиентлар”га ул чагында штраф күләме 25 сум тәшкил итте. Алар аны я кесәләреннән түләделәр, яисә аларның эш урыннарында хезмәт хакыннан тотып калынды. Медицина айныткычы район бюджетында утыра иде.
Айныткыч бүген кирәкме?
Яшерен-батырын түгел, эчкечелек элек тә булган, хәзер дә дәвам итә. Илдә ел саен меңләгән кеше исерек килеш туңып-өшеп үлә, аракыдан айный алмыйча бакыйлык¬ка күчә. Кызганычка каршы, бу чирнең тамырына балта чабуның нәтиҗәсе күренми. Шуңа күрә айныткычларны кире кайтару турындагы канун кирәк, дияргә нигез бар. Мамадышта булырмы ул?
Леонид Усачёв, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Мамадыш районы буенча бүлеге начальнигы:
–Әлбәттә, айныткычлар кирәк, сүз дә юк. Урамда кыш көннәрендә аунап ятучы исерекләр бар, аларны таларга, алар кешене таларга мөмкин. Күпме кеше эчеп үлә. Кыскасы, мондый категория кешеләр өчен айныткычларсыз булмый. Мамадышта да ачылыр ул. Әмма быелга җитешеп булмастыр. Чөнки аны булдыру бик мәшәкатьле эш: бина, медицина һәм полиция хезмәткәрләреннән торган штат кирәк булачак.
Дамир Хаҗиев, район үзәк хастаханәсенең баш табибы:
– Урамнарда аунап ятуга караганда, исерекләр өчен айныткычлар булдыру кирәк инде ул. Бүген исерекләрне, гадәттә, безгә китерәләр. Үзегез беләсез, эчкән кеше тавыш куптарырга, сугышырга да мөмкин. Араларында алар “ял итә” торган кабул итү бүлекчәсендә берәр почмакка барып, кече йомышларын үтәүчеләр дә очрый. Шул исерекне айныту өчен медицина хезмәткәрләре күпме вакытларын сарыф итәләр. Исерекләр арасында психозлылар бар икән, андыйлар Яр Чаллыга наркодиспансерга озатылалар. Шул ук вакытта алкогольне чамадан артык кулланганнарны дәвалыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев