Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

“Атлар да зиһенле маллар”, – ди Рамил Сафин.

Шәхси хуҗалыгындагы үзенең булышчылары Рифнур белән Альбертны: “Минем малайлар – бик тырыш. Алар да “атлар телен” аңлый башладылар”, – дигәч, үзенең улларымы әллә, дип уйлаган идек, ялгышканбыз булып чыкты. Ул алар турында: “Минем малайлар”, – дигән сүзләрне тырыш булганнары өчен әйтә икән. Эшендә аның беренче ярдәмчелләре шул алар. Атларга хөрмәтне башкаларга да күчерә белү сәләте дә бик сирәкләргә генә бирелгән бит.

Кечкенәдән аларны яраткан

 

Ул – атны кечкенә чагыннан күреп үскән совет чоры баласы. Кайсы авыл малае гына атка атланып юырту турында хыялланмаган икән. Рамил Сәетгәрәй улы да, сигезенче классны тәмамлаганнан соң, “пәләвәй”, ягьни иген кырларын каравыллаучы булып йөргәндә, Шамил абыйсының атына атланып чыгып китә торган булган. Уразбахты авылыныкы ул. “8 Март” колхозының җирләре бер ягыннан икенчесенә кадәр егерме километрдан арта. Атка атланып шул биләмәләрне тикшереп йөргән ул: иген кырларына казлар, маллар кермәгәнме, печән басуларына кул сузучылар юкмы?  Бу хезмәте өчен аңа аена 60 сум хезмәт хакы түләгәннәр. Тик, акчасында мыни хикмәт? Авылларындагы яшьтәшләреннән атка атланып йөрү бәхете башкаларга тәтемәгән бит!

Хәзер дә җәйге айларда яраткан атын йөгәнләп һәм иярләп, атланып чыккалый ул. Аучылык белгече вазыйфасын башкаргач, бик зур биләмәне әйләнеп чыгарга, пошиларга билгеләнгән урыннарга ялау тозлары куярга кирәк аңа.

Дөрес, хәзер инде аның үзенең кырыклап аты бар. Аларны үрчетүгә моннан биш ел элек керешкән булган. Бу турыда үзе: “Минем Чувашстан ягында Әлфит исемле дус бар. Мин аны ун елдан артык беләм. Атлар кирәк түгелме, дип элемтәгә чыккач танышкан идек. Үзе дә күптәннән атлар тота инде. Казылыклар да ясый. Кабан дуңгызларымны бетергән чагым иде. “Атлар тота башла син. Аларны хәзер элекке кебек күп асрамыйлар”, – диде. Беренче елны 7 бия колын алып кайткан идем. Икенче елны – 10ны. Шуларны колынлатып үрчеттем. Хәзер миндә үзебезнең Татарстан, Башкортостан, Себер токымнары бар. Себернекеләр салкыннарга чыдамрак, диләр. Аларны шуңа алып кайткан идем. Әлфит хәзер үзе өчен ат итенә миңа килә башлады. “Синең ит тәмлерәк була”, – ди. Аның аларны тотарга иркен урыны юк. Атларга иркенлек кирәк бит”, – дип сөйләде. Дөрестән дә, авылларыбызда хәзер ат асраучылар да кимеде. Яшьләр аларга бик игътибар итмиләр. Атларны күпләп тотучы фермерлар да районыбызда күп түгел.

 

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Мамадыш районында бүгенге көндә 590 баш ат бар.  

 

Тормыштагы тамырдан борылыш

 

Гаиләсе белән Мамадыш шәһәрендәге күпфатирлы йортларның берсендә яшәгән, “Омар” агрофирмасында идарәче булып эшләгән Рамил Сафин моннан унике ел элек Ташлы авылының Максим Пүчинкәсе ягындагы башында үзенең авыл хуҗалыгы бизнесын оештыра башлый. Башта таналар сатып алып аларны бозаулата. Әлеге җир участогына йорт та җиткерә, блоклардан сыерларына абзар күтәрә һәм яшәргә шунда күченә.

 Хәзер инде аның 32 мөгезле эре терлеге, шул исәптән 25 савым сыеры бар. Алардан көн саен 250 килограмм сөт тапшыра.

Атлар тота башлагач, аларга да сарай ясаган.

Ул кадәр малларны ашатырга да кирәк бит. Йөз гектар җир арендалаган. Быел аннан 1000 рулон печән әзерләгән. Атлар өчен өч “КамАЗ” йөге солы сатып алган. Ашлык кабул итү предприятиесеннән икмәкне киптереп чистартканда чыга торган кибәкләр алып кайткан. “Атлар аларны да яратып ашыйлар”, – ди. Атларының утарына көн саен икешәр рулон печән кертеп тора.   

Атлар асрауның күп кенә үзенчәлекләре турында ачылып сөйләде ул:

–Аларга сыерлар абзары кебек җылы җир кирәкми. Кышкы бураннарда, җәйге-көзге яңгырларда кереп тору өчен түбәле ышык урын җитә. Яңа туган колыннарны гына башта җылырак урында тотам. Атлар ашауга да талымсыз. Сыерлардан калган бар әйберне дә аларга кертеп бирәбез. Кыш көне кар яларга да яраталар. Төнгә абзарларына үзләре керәләр. Куып керткәнебез юк. Безнең янәшәдән генә Козуля елгасы ага. Анда атлар су эчәргә төшеп йөрсеннәр өчен буа ясарга җыенам. Белмисез шул сез, егетләр, ат асрауның тәмен! Аларга карап торулары да рәхәт бит! Яннарына килгәч, алар синең хәләтеңне аңлыйлар. Башларын иң өстенә куялар. Берәр сүз әйтсәң, сине хуплагандай, пошкырып, башларын чайкыйлар. Кешеләр кебек, алар да төрле холыклы. Төрлесенә төрлечә эндәшергә кирәк. Бер Себер атының алгы сул аягының тоягы алып кайтканда гарипләнгән. Тоягыннан бөгелеп тора иде. Бу рәткә кермәс, аягына басып йөри алмас, дип, ике тапкыр чалырга җыендык. Тик икесендә дә нәрсәдер тотып калды. Яшәргә тиеш булгандыр. Шул ат бүген башкалары янында әйбәт кенә йөри, тамагына да ашый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рамил Сафин Мамадыш Уразбахты