Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көнүзәк мәсьәлә

15 капчык бәрәңге 15 минутта сатылып бетте

Аны Урта Кирмән авылыннан алып килгәннәр иде.

Әйе, быелгы көзнең беренче ярминкәсен Мамадыш халкы сагынып көтеп алды. Шимбә иртәсендә сәгать 7 тулганчы ук шәһәребезнең Үзәк мәйданында сәүдә кайный иде инде. Үзебезнең фермерларыбыз һәм үзмәшгульләребез дә, башка төбәкләрдән дә күпләп килгәннәр. Дару үләннәре, текстиль, агач эшләнмәләре, ысланган казылыклар, итләр... – нәрсәләр генә юк. Авылларыбыздагы берничә умартачы баллар алып килгән. Төрле зурлыктагы савытларга тутырылган суыртылган бал да, кәрәзлесе дә бар иде. Фермер Прокопьевлар һәм Хисмәтовлар сыер һәм дуңгыз ите белән сәүдә иттеләр. Аларның итлерәк, сөяклерәк җиренә карап бәяләре дә төрле ите. Гел итен, сөяге булмаганын сораучыларга килограммын 400 сумнан җибәрделәр. Суганның 30-32 килограммлы капчыгын 1000 сумнан алырга була иде. Килограммлап, 27-28 сумнан сатучылар да булды. Ашлык алып килгән фермерлар да машиналарын бушатып сәгать 8дә үк кайтып киттеләр. Литр ярымлы пластик шешәләрдәге сөт 70 сумнан китте. Сатучысы 8әр килограммлы күркә түшкәсенә 2200 сум сораган иде, “Кыйммәт”, – дигәч, 2000 сумга биреп җибәрде.    

 

Ярминкәгә килүче фермерларның, үзмәшгульләрнең, авылларында шәхси хуҗалык тотучыларның барысы да Мамадыш халкына күптән таныш инде. Соңгы елларда һәр ярминкәдә Ишки авылыннан Әминә һәм Мансур Һадиевларны да күрергә була. Ярминкә һәм алар хакында тулырак район газеталарыбызның чираттагы саныннан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мамадыш Беренче ярминкә