Мамадыш районының "Нократ" газетасы
Районыбызның Тәкәрлек авылында бүген бары бер генә кеше яши. Юрий Степанов елның 365 көнен дә шунда уздыра. Башка йортларның нигезләре күптән таркалып беткән инде.
Бераз тарих Марилар яши торган Каргалы авылы районыбызның территориясендәге марилар компактлы яши торган дүрт авылның берсе. Ул Көек-Ерыкса авыл җирлеге территориясендә урнашкан.
Быел район мәктәпләренең 11нче сыйныфын 160тан артык егет һәм кыз тәмамлады. Узган атна җомгасында ”Яшьлек” скверында үткәрелгән чара чыгарылыш сыйныф укучыларының күңелләренә тирән уелып калыр.
Комазан башы авыл китапханәсендә, балалар һәм яшүсмерләр белән берлектә, наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, "Наркомания - ак үлем" - дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.
Ямаш авылы мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар белән “Дустыңа булыш” дигән темага әңгәмә үткәрделәр.
0