Мамадышта капиталь ремонттан соң балалар бакчасы ачылды
Соңгы елларда Мамадыш районының Түбән Ушма авылы зур үзгәрешләр кичерде. Мәктәпкә, мәдәният йортына, ФАП, авыл җирлеге үзидарәсе биналарына капиталь ремонт ясалды, спорт комплексы төзелде, урам юллары асфальтланды... Бүген 1нче сентябрь көнне балалар бакчасы да икенче туган көнен бәйрәм итте, капиталь ремонттан соң кабаттан ишекләрен ачты.