Хәлиткеч уен алда
2012/2013нче елгы хоккей сезонының яртысы тәмамланды. Шәһәребезнең төрле яшьтәге хоккейчыларын берләштергән командаларның Татарстан Республикасы беренчелегендәге чыгышларына йомгак ясарга да мөмкин.
НИКОЛАЙ МИХАЙЛОВ
Зурларның "Олимп" командасын алыйк. Хоккейчыларыбыз уйный торган төркемне "үлем төркеме" дисәк тә һич арттыру булмас. Чөнки анда соңгы елларда җөмһүриятебезнең иң көчле коллективларыннан саналган башкалабызның "Факел", "Тимерхан", "Динамо",...