Сыннардан күз камашыр
Узган атна чәршәмбесендә Мамадыш муниципаль район башлыгының 096нчы санлы "Яңа 2013нче елны каршыларга әзерләнү, район предприятиеләре, учреждениеләрен бәйрәмчә бизәү һәм алар тарафыннан Яңа ел тамашалары оештыру буенча конкурслар уздыру турында"гы карары кабул ителде.
Әлеге чарадан шәхси эшмәкәрләрнең кибетләре, авыл җирлекләре Советлары, торак милекчеләре ширкәтләре һәм шәхси йортлар да читтә калмаслар...