“Нократ дулкыннары“ радиосына – 15!
Алар белән кактус да дус
2002нче ел. Мамадыш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Кәлимуллин киңәшмәдә турыдан-туры эфирда эшләүче радио ачу идеясен тәкъдим итә. Типография директоры, тәҗрибәле журналист Вәлия Гыйззәтуллина бу мөһим эшне башкарырга алына, көчле һәм инициативалы команда төзеп, шул елның 6нчы ноябрь иртәсендә беренче тапкыр эфирга да чыга.