Фирдания Шәяхмәтова: "Тормыштан зарланырга вакыт юк"
Исәнмесез, хөрмәтле “Нократ“ гәҗите хезмәткәрләре! Сезгә Уразбахты авылыннан язабыз әле. Ел саен Фирдания исемле хатын авылыбызга килеп тавык-чебешләр сатып йөри. Күпләп алып калам, бик әйбәт үсәләр, рәхмәт төшкерләре! Сез газетада эшмәкәрләр, фермерлар турында күп язасыз! Фирдания турында да язып чыга алмассыз микән? Ничек эшли башлаган, быел чебешләр сатамы, ничек үстерә аларны. Бик рәхмәтле булыр идек.
РОЗАЛИЯ ГЫЙБАЗОВА. Уразбахты авылы