Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Дин

Кадер киче

Рамазан аенда бер изге кичә бар. Кадер кичәсе диләр. Ул кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк диеп Коръән кәримдә әйтелә: "Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә. Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе? Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк.Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр (җиргә), Раббыларының әмере...

Рамазан аенда бер изге кичә бар. Кадер кичәсе диләр. Ул кичәнең олуглыгы вә дәрәҗәсе мең айдан да хәерлерәк диеп Коръән кәримдә әйтелә: "Дөреслектә, Без Коръәнне иңдердек кадер кичәсендә. Син беләсеңме, нинди кичә ул кадер кичәсе? Кадер киче, мең айдан да хәерлерәк.Бу кичтә, фәрештәләр вә Җәбраил галәйһиссәләм иңәр (җиргә), Раббыларының әмере белән һәр эштә тынычлык булыр. Таң атканчы дәвам итәр бу кичә". (Коръән, 97 нче сүрә). Кадер кичәсенең билгеләре: Бу кичтә артык җилле, болытлы, тынычсыз һава торышы булмас. Төнге күктән йолдызлар атылмас. Шул төн арты кояш нурсыз пакь тулы ай кебек чыгар икән. Әмма да ләкин кадер кичәсе, бер шиксез, елга бер мәртәбә Рамазан аенда гына була. Рамазан аеның, чыннан да, кайсы кичәсендә булганын бер Аллаһ Үзе генә белә. Шулай булса да, пәйгамбәр аркылы ул кичнең ай ахырында булуы хакында берничә хәдистә белгертелә: Пәйгамбәребез (с.г.в.): "Кадер кичәсен Рамазан аеның соңгы ун кичәсе арасыннан эзләгез". [37] Башка бер хәдистә: Кадер кичәсен айның соңгы ун кичәләренең бүленми торган санга туры килгәне арасыннан эзләгез, дип әйтелгән. [38] Пәйгамбәр (с.г.в.) : "Кадер кич 27 нче, яки 29 нчы кичтер. Бу кичәдә фәрештәләрнең саны җирдә булган вак ташлардан да күбрәк булыр",-дип әйткән.[39] Галимнәрнең кайберләре 97 нче сүрәдә ул дип кичәне белгерткән сүз 27 нче сүз булганлыктан, кадер кичәсе дә Рамазан аеның 27нче кичәседер дип әйтәләр. Мөселман илләрендә дә гадәткә кергән, 27 нче кичә кадер кичәсе итеп билгеләнә. Мөселманнар бу кичләрдә бәйрәм көннәре төсле мәчетләргә барып, намазлар кылып, сәдакалар биреп, Аллаһка догалар кылып уздыралар. Ураза тоткан кешеләр Рамазан аендагы ахыргы ун кичнең һәрберсенә игътибарлы булалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X