Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Закон балаларны саклый

Район прокуратурасына 8нче санлы "Нократ" балалар бакчасында нең үтәлмәве турында имзасыз хат килде. Әлеге учреждениедә балаларның сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итүгә юнәлтелгән закончалыкның үтәлеше тикшерелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә күренгәнчә, 2-11нче июль көннәрендә төп продуктлар нормасы тулысынча үтәлмәгән. Яшь җиләк-җимешләр-98, сыек май-78, сыер ите-84,3, сөт һәм сөт ризыклары-85, яшелчә ризыклары 42 процентка...

Район прокуратурасына 8нче санлы "Нократ" балалар бакчасында нең үтәлмәве турында имзасыз хат килде. Әлеге учреждениедә балаларның сәламәт яшәү рәвешен тәэмин итүгә юнәлтелгән закончалыкның үтәлеше тикшерелде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә күренгәнчә, 2-11нче июль көннәрендә төп продуктлар нормасы тулысынча үтәлмәгән. Яшь җиләк-җимешләр-98, сыек май-78, сыер ите-84,3, сөт һәм сөт ризыклары-85, яшелчә ризыклары 42 процентка үтәлгән. "Нократ" балалар бакчасының ашханәсендә санитар-эпидемиологик таләпләрне бозып, кителгән һәм чатнаган, эмале бозылган савыт-сабадан файдаланалар. Ясле, уртанчылар, зурлар төркемнәренең төркем һәм бәдрәф бүлмәләрендә канализация исе килә, бүлмәләр җилләтелми. Уртанчылар, зурлар төркемнәренең бәдрәф бүлмәләрендә раковиналар чистартылмаган, ясле төркемендә кул сөлгеләре пычрак. Зурлар төркеменең бәдрәф бүлмәсендә идәндәге плитә ватылган, аның кыйпылчыклары алынмаган. Уртанчылар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменең бәдрәф бүлмәләре стеналарында ватылган, очлы кырыйлы көзгеләр эленеп тора. Икенче кечкенәләр төркеменең уен бүлмәсендә ленолеум идәнгә беркетелмәгән. Бәдрәф бүлмәсендә кителгән унитаз кулланыла. Ясле төркемендә кырыйлары ватылган горшоклардан файдаланалар. Музыка (спорт) залында паласлардан чүп җыелмаган, уенчыклар ("хоп"-туплар) пычрак. Медицина бүлмәсендә раковина пычрак, җыештырылмаган. 8нче санлы "Нократ" балалар бакчасы 110 балага исәпләнгән, исемлек буенча анда 142 бала йөри, тикшерү көнендә 95е килгән иде. Йокы бүлмәләрендә караватларны урнаштыру мәйданнары нормасы үтәлми. Норма буенча бер балага 1,8 квадрат метр исәбеннән мәйдан бүленергә тиеш булса, биредә ясле һәм беренче кечкенәләр төркемендә фактта 1,64 һәм 1,63 квадрат метр туры килә. 2,0 квадрат метр нормасы була торып, икенче кечкенәләр, уртанчылар, зурлар, мәктәпкә хәзерлек төркемнәрендә 1,68, 1,72, 1,74, 1,94 квадрат метр мәйдан туры килә. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында" законының 51нче маддәсе нигезендә, мәгариф учреждениесендә тәрбия һәм белем бирү мәгариф учреждениесенә йөкләнә. Алда әйтелгән закон бозулар 8нче санлы "Нократ" балалар бакчасы мөдире Мусина Валентина Николаевнаның үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәве нәтиҗәсендә килеп чыккан. Үткәрелгән тикшерү нәтиҗәсендә район прокуроры тарафыннан 8нче санлы "Нократ" балалар бакчасы мөдире В.Н.Мусинага, Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф бүлеге" МКУ начальнигы В.Н.Фәизовка карата Россия Федерациясе Кодексының 6.7нче маддәсе буенча закончалыкны бозуларны бетерү турында представлениеләр чыгарылды.

Әлфия Корчагина, район прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев