Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Йолдызлар яктысында

Район тарихында беренче мәртәбә быел сәләтле балаларыбыз "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә тугыз призлы урын алды. Шуларның бишесе 25нче апрель көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узган гала-концертта катнашу бәхетенә иреште. Гөлназ Мөхәммәтҗанова Үсеп килүче йолдызларыбызның мондый уңышлары белән без чиксез горурлана алабыз. "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале бөтен республика...

Район тарихында беренче мәртәбә быел сәләтле балаларыбыз "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә тугыз призлы урын алды. Шуларның бишесе 25нче апрель көнне Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында узган гала-концертта катнашу бәхетенә иреште.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова

Үсеп килүче йолдызларыбызның мондый уңышлары белән без чиксез горурлана алабыз. "Созвездие-Йолдызлык" ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале бөтен республика балаларын берләштереп, аларны зур сәхнәгә чыгаруда ныклы әзерлек алып бара, сәләтләрен арттыру өстендә эшли. Быелгы 13нче фестивальдә җыр, бию, конферанс юнәлешләрендә 84 мең бала катнашкан. Финалга республика районнарыннан 4500гә якын конкурсант чакыру алган. Шулар арасыннан 100дән артык катнашучыга Россиянең һәм Татарстанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлекләре катнашындагы мәртәбәле жюри I-II-III дәрәҗә премия лауреаты исемнәрен һәм махсус призларны тапшырды. "Пирамида" күңел ачу комплексында узган супер-финалда Мамадыштан биш номер катнашты. Шунысы игътибарга лаек, 50гә якын номерны берләштергән гала-концертны Мамадышның "Радуга" бию төркеме ачып җибәрде. Роза Галкина һәм Гөлнара Гарипова җитәкчелегендәге әлеге коллектив "Хореография" номинациясендә үз яшь категориясендә икенче урынны яулады. Шундый ук нәтиҗәгә "Непоседы" (җитәкчесе-Альбина Галимова) биючеләре дә иреште. Шәһәрдәшебез Гүзәл Хәйриева "Вокал" номинациясендә икенче урынга һәм фестивальнең спонсоры булган "Ак Барс" Холдинг компаниясе" ААҖ Генераль директоры Иван Егоровның махсус призына лаек булды. Мамадышлы Инсаф Шәрифуллин белән Эльвина Габдрахмановага "Конферанс" номинациясендә тиңнәр табылмады. Алар икесе дә беренче урыннарны алуга ирештеләр. Алар, башка беренче урын ияләре кебек үк, ел дәвамында республика Президентының махсус дәүләт стипендиясен алачаклар. Яшь талантларның уңышларында район җитәкчелегенең дә өлеше зур булды. Агымдагы елда фестивальдә чыгыш ясар өчен балаларга сәхнә киемнәре тектерүгә район бюджетыннан бер миллион сумнан артык акча бүленде. Мондый тырышлыкны чараны оештыручылар да игътибарга алган. "Пирамида" сәхнәсенә муниципаль район башлыгы Анатолий Ивановны чакырдылар. Район яшьләре тормышын яхшыртуга керткән өлеше һәм ярдәме өчен ул Татарстанның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. "Созвездие-Йолдызлык-2013" фестивале җиңүчеләре: Инсаф Шәрифуллин-"Конферанс" номинациясе 1нче урын Эльвина Габдрахманова-"Конферанс" номинациясе 1нче урын Гүзәл Хәйриева-"Вокал" номинациясендә 2нче урын "Радуга" бию төркеме-"Хореография" номинациясендә 2нче урын "Непоседы" бию төркеме (уртанчылар)-"Хореография" номинациясендә 2нче урын "Уникс"та чыгыш ясадылар: "Каприз" бию төркеме-"Хореография" номинациясендә 2нче урын "Непоседы" бию төркеме (кечкенәләр)-"Хореография" номинациясендә 2нче урын Лилия Хатимова-"Вокал" номинациясендә 3нче урын Гөлсирин Абдуллина-"Вокал" номинациясендә 3нче урын

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев