Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Яр буен ныгытырга 250 миллион

Нократ яр буен ныгыту эшләре дәвам итә. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов белән берлектә "Гидроспецстрой" су асты-техник идарәсе ҖЧҖе белгечләре Нократ яр буенда булдылар, участокларны карадылар. Күзгә күренеп үзгәргән Нократ яр буеның проект авторлары биредә беренче тапкыр. -Искиткеч күренеш. Тик бу безнең хезмәт җимеше генә түгел. Проект тормышка ашырыла...

Нократ яр буен ныгыту эшләре дәвам итә. Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов белән берлектә "Гидроспецстрой" су асты-техник идарәсе ҖЧҖе белгечләре Нократ яр буенда булдылар, участокларны карадылар.

Күзгә күренеп үзгәргән Нократ яр буеның проект авторлары биредә беренче тапкыр. -Искиткеч күренеш. Тик бу безнең хезмәт җимеше генә түгел. Проект тормышка ашырыла башлаганчы бу җирлекнең нинди булуын яхшы хәтерлибез. Безнең бурыч ярны ныгыту иде, ә аны төзекләндерү, бизәү эшләре район җитәкчелегенә тапшырылды. Анатолий Петровичның зур тырышлыгы, үҗәтлеге аркасында гына бу объект шундый уникаль урынга әйләнде. Мондый гүзәллек, затлылык Татарстанның бер генә районында да юк. Мамадыштагы кебек яр буе төзү гозере белән безгә Марий-Элдан да мөрәҗәгать иттеләр,-диделәр алар. -Төзелеш 2014-2015нче елларга планлаштырыла. Кирәкле акчалар федераль программа буенча бүленә,-ди "Средволгаводхоз" федераль дәүләт учреждениесенең су буенча җитәкчесе Фоат Мөхәммәтшин. Яңа объектны проектлау агымдагы елда башлана. Төзекләндерү мәйданы 1131 метр тәшкил итәчәк. Белгечләр биредә бик зур масштабтагы эш башкарылачагын ассызыклыйлар. Объектны проектлау-3,5 миллион сум. Яр буен ныгыту процессы 250 миллион сумга төшәчәк.

Гөлназ Кадыйрова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев