Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Уңыш көткәндә

Эшмәкәрлек субъектлары өчен "Лизинг-грант" программасының беренче сайлап алу этабы эшли башлады. Программаның тәртипләре, мөмкинлекләре турында хәбәрчебезгә район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Вадим Никитин сөйләде. -Әлеге программа ТР кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының җайланмаларны финанс арендалау (лизинг) килешүе буенча түләүләргә тотылган чыгымнарын өлешчә каплау өчен субсидияләр бирү максатыннан эшли....

Эшмәкәрлек субъектлары өчен "Лизинг-грант" программасының беренче сайлап алу этабы эшли башлады. Программаның тәртипләре, мөмкинлекләре турында хәбәрчебезгә район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге начальнигы Вадим Никитин сөйләде. -Әлеге программа ТР кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының җайланмаларны финанс арендалау (лизинг) килешүе буенча түләүләргә тотылган чыгымнарын өлешчә каплау өчен субсидияләр бирү максатыннан эшли. Эшмәкәрлек агропромышленность комплексында һәм промышленностьның өстенлекле тармакларында эшләүче проектларны тормышка ашыру юнәлешендә алып барылырга тиеш. -"Лизинг-грант" беренче ел гына эшләми. Аның нигезендә субсидияләр бирүнең тәртипләре шул ук каламы? -Быел кече бизнеста субсидияләр бүлеп бирү тәртипләре бераз үзгәрәк булачак. "Лизинг-грант" программасы нигезендә узган ел 45 процент күләмендә субсидия бирелгән булса, быел саннар башкачарак. Эш башлап җибәрүче эшмәкәрлек субъектларына, ягъни эшчәнлекләре бер елдан артмаганнарга лизинг килешүе суммасының 40 проценты субсидияләнә, тик шул ук вакытта аның күләме 1 миллион сумнан артып китә алмый. Үз эшчәнлеген алып баручы, ягъни теркәлгәненә бер елдан артык вакыт узган субъектларга аванс түләвенә лизинг килешүе суммасының 30 проценты субсидияләнә, тик субсидия күләме хезмәткәрләр саны 50 кешегә кадәр булган эшмәкәрләргә 3 миллионга хәтле, хезмәткәрләренең саны 50 һәм аннан да артык булганнарга 10 миллион сумга кадәр бирелә. -Мамадыш районында әлеге таләпләргә туры килерлек эшмәкәрлек субъектлары бармы соң? Программада катнашучылар булачакмы? -Андый субъектлар бездә шактый. Татарстан Республикасы Инвестицияләр үсеше агентлыгына бүгенге көнгә 60ка якын райондашыбыз программада катнашу өчен теләк белдерде. Аларны әле агымдагы елның 2нче августына кадәр кабул итәчәкләр. Шулай булгач, катнашырга теләге булганнар документлар пакетын җыеп тапшырырга өлгерә. -Конкурсның нәтиҗәләре кайчан билгеле була? -Агентлыкта бәйгегә агымдагы елның 10нчы августында нәтиҗә чыгарачаклар. Узган ел "Лизинг-грант" нигезендә 45 райондашыбыз субсидияләр алуга иреште. Быел да якташларыбызга бәхет елмаер дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X