Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Утларга салды халыкны

Соңгы елларда бәрәңгегә күз тиде бугай. Я тишелеп чыкмый, я җәй уртасы да җитмичә корый башлый. Халык пошаманга төште. Беребезнең дә кышлык бәрәңге сатып аласы килми. Ел әйләнәсенә гаиләгә шактый кирәк ул. Кибетләр дә хәзер "хәйләкәр" бит - җәй башында ук аның килограммының бәясен 48 сумга кадәр күтәреп куйганнар иде....

Соңгы елларда бәрәңгегә күз тиде бугай. Я тишелеп чыкмый, я җәй уртасы да җитмичә корый башлый. Халык пошаманга төште.

Беребезнең дә кышлык бәрәңге сатып аласы килми. Ел әйләнәсенә гаиләгә шактый кирәк ул. Кибетләр дә хәзер "хәйләкәр" бит - җәй башында ук аның килограммының бәясен 48 сумга кадәр күтәреп куйганнар иде. Һаман 30 сумнан кимегәне юк әле. Ә бит июльне төгәлләдек. 2010нчы елгы корылыктан соң барысы үзгәрде. Ул елны да яңа бәрәңгеләр җәй "балалый башлаганнар" - вак бәрәңгеләр чыгарганнар иде бит. Икенче елны аларны утырткан халык яңадан сөенерлек уңыш казып ала алмады. Ә Киров, Ижевск, Пермь якларыннан алып кайтканны сатып алып утыртканнарның күбесе киресенчә уңды. Нәкъ шул 2010-2011нче елларда бәрәңге орлыклары буталып бетте. Сер түгел, күмәк хуҗалыклар заманнарында халык аларга кайткан яңа сортлар хисабына орлыгын яңартып бара иде. Хәзер хуҗалыкларыбыз егерме ел инде бер мең гектар да утырта алмыйлар. Дөрестән дә, бәрәңгегә нәрсәдер булды. Узган ел орлыкларын сайлап тормыйча гына утыртып чыккан идек, байтагы тишелмәде. Андый галәмәтне күргән булмагач, кешедән сораштыра башладык. Базда ук үрә башлаганда борчак кадәр вак бәрәңгеләр чыгарганнарын, нечкә чемлеләрен утыртырга ярамый, алар тишелми икән. Быел инде аң булдык: андыйларын аралап алып кына утырттык. Хәзергә Аллага шөкер утыралар әле. Ике атна буе коючы яңгыр авырулар гына китереп чыгармасын. Явымлы, дымлы елларда бәрәңгене фитофтороз авыруы юк итә бит. Сабаклары саргайган икән, ул башланган, дигән сүз. Кичекмәстән базарга йөгереп, дару сатып алырга һәм бакчаңа сиптереп чыгарга кирәк. Хәзер базарда бөтен даруны да табарга була, ничек кулланырга икәнен аңлаткан күрсәтмәләре дә бар. Кызыксынып, "Россельхозцентр"ның район бүлеге начальнигы Хәлим Сәләховка чылтыраттым. - Минем үземнең бәрәңгеләр ямь-яшел утыра әле. Шулай да ике кешенең: "Ярты бакча корып бетте инде. Нидән икән?" - дип сораганы булды. Лаборатор тикшерүләр үткәрмичә генә сәбәбен әйтә алмыйм, - диде ул. - "Старый мельник" быел бәрәңгене 200 гектар утырткан иде. 120 гектарын корылык харап итте. "Трудовик-орлык"-агрофирмасының унбиш гектар бәрәңгесе дә "гибель"гә кертелде (быел бәрәңгене районыбызның 3 хуҗалыгы гына утырткан иде),- ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Наил Низамов. - Су сипмәгән басудагысы, яңгыр булмагач, чыкты да корыды. Ә сугару җайланмасы көйләгән басуыбызда бәрәңге әйбәт үсә, - диде "Мелиорация" ПМКсы һәм "Старый мельник" җәмгыяте җитәкчесе Ринат Мостафин. Мәктәпләрдә бәрәңге быел йөз илле тугыз гектар утыртылган. Алар сугарулы басуларда. Узган атнада мәктәпләр карамагындагы участокларны муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов җитәкчелегендәге комиссия карап чыкты. Тәкәнеш мәктәбенең ярты участогы әйбәт, яртысы - начар. Начар үскән участокка орлыкны яз Кукмарадан алып кайткан булганнар. Хезмәттәшебез Николай Михайлов: -Бакчабызның өчтән бер өлешендә диярлек бәрәңге тишелмәде. Быел тирес тә үзен акламады, андый җирләр шакыраеп катты,- ди. Быел иртә утырткан бакчалар да байтак корган. Сораштырулар бәрәңге сабакларының иртә коруының сәбәпләре күп булуын күрсәтте. Белгечләр искәртүенчә, үзебезгә дә бакчабызны авырулардан саклау чараларын күрергә кирәк.

ӘСГАТЬ ГАНИЕВ, галим-агроном, егерме елдан артык район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә үсемлекчелек бүлеген җитәкләде:

- Бәрәңге сабагы коруның сәбәбе - иртә утыртуда, җирнең ул вакытта салкын булуында түгел. Сабаклары зурайгач, бәрәңгесе төшкән чакта корылык башланды. Массасы калын булгач, аңа дым да, энергия дә күбрәк кирәк. Нәкъ шундый вакытта туфракта дым калмады һәм сабаклар корыды. Соңгы вакытта көннәр гел яңгырлы тора. Хәзер фитофтороз үрчи башлады. Аңа каршы, яңгыр яумаганда да, һәр унбиш көн саен эшкәртеп торырга кирәк. Корылыкка эләккән бәрәңгенең кабыгы каты була. Быел да кабыгы ярылачак, вак бәрәңгеләр чыгара башлаячак.

РИФКАТЬ ГАЛИМУЛЛИН, «Россельхознадзор»нын карантин бүлеге белгече :

-Туфрак һәм орлык белән, кош-кортка, аяк киемнәренә һәм эш коралларына ияреп тиз таралучы иң куркыныч авыруларнын берсе-алтынсымак нематода. Ул булуның беренче билгесе-бәрәңге яфракларының корыша башлавы. Аннан озак тормый сабак шиңә, саргая һәм үлә. Ул бигрәк тә быелгы кебек корылык елны нык зыян сала. Нематода ул-аналары 0,3-1,2, аталары 0,5-0,8 мм озынлыгындагы личинкалар. Менә шул личинкалар бәрәңге тамырын җәрәхәтләп, аның согын суырып, уңышын булдырмыйлар. Бакчагызда нематода барлыгы ачыкланган икән, кичекмәстән зарарланган сабакларны җыеп, сабакка ябышкан туфрагы белән түкми-чәчми барысын бергә киптереп яндырга, яки бер метр тирәнлектә чокыр казып, шунда 1%лы известь, яки 5%лы формалин сыекчалары белән эшкәртеп, чиста туфрак белән күмәргә кирәк.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев