Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Төзелеш заводтан башлана

Нинди дә булса төзелешкә тотынган кешегә хәзер тимер-бетон эшләнмәләр эзләп читкә барып йөрисе юк. Андый завод безнең Мамадышта да бар. "Төзүсервис" ЯАҖ әлеге заводны моннан ике ел элек ачты. Шушы кыска гына вакыт эчендә тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү өчен бар мөмкинлекләрне дә булдырырга өлгергәннәр. Цехтагы җайланмалар тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп...

Нинди дә булса төзелешкә тотынган кешегә хәзер тимер-бетон эшләнмәләр эзләп читкә барып йөрисе юк. Андый завод безнең Мамадышта да бар. "Төзүсервис" ЯАҖ әлеге заводны моннан ике ел элек ачты. Шушы кыска гына вакыт эчендә тимер-бетон эшләнмәләр җитештерү өчен бар мөмкинлекләрне дә булдырырга өлгергәннәр. Цехтагы җайланмалар тиешле таләпләргә җавап бирерлек итеп урнаштырылган. Техника белән проблемалар юк: өч цемент ташу, ике йөк төяү, сигез болгату машиналары бар. һәр бүлектә махсус белгечләр эшли. Бүгенге көндә цехта төрле үлчәмнәрдәге күп куышлыклы түшәм плитәләре, дүрт кырлы беркеткечләр, бордюр ташлары, сугып киертелгән субайлар, ФБС блоклары җитештерәләр. Әлеге материалларны әзерләү эше чимал алып кайтудан башлана. Яр Чаллы, Казан заводларыннан цемент, Нократ елгасыннан ПГС алып кайталар. Сүз уңаеннан, җәйге чорда эшләре тагын да кызурак, чөнки кыш буе эшләр өчен 25-30 тонна ПГС әзерләп куярга да кирәк. Бүгенге көнгә аның бер өлешен туплаганнар да инде. Заводка китерелгән ПГСны ваклау-сортлау узелында вак таш белән комга аералар. Эремә узелында стена өю һәм штукатурка өчен аерым бетон массалары әзерләнә. ЖБИ цехында һәр эшләнмәне әзерләү өчен төрле материал төрле пропорцияләрдә махсус компьютер программасы ярдәмендә кушыла һәм шуннан соң гына тимер-бетон эшләнмәләр әзерләнә. Заводта ике сменалы эш оештырылган. Һәркайсы 40ар кубометр чамасы әзер продукция эшләп чыгара. Башка шәһәрләрдән заказлар бирергә теләүчеләр дә шактый күп икән, тик заводның әлегә чит төбәкләр белән эшләү мөмкинлеге юк. Чөнки иң беренче чиратта тимер-бетон эшләнмәләр белән үзебездәге төзелешләрне тәэмин итәргә кирәк. Шәһәребездәге барлык объектларга да әлеге материаллар бары шушы заводтан гына алына. "Төзүсервис" җәмгыяте Кукмарада үзе төзи торган ике йортка да аларны моннан алып китә. Завод начальнигы Илнар Кашапов әйтүенчә, җитештерелгән материал озаклап иясез ятмый, шунда ук объектларга һәм шәхси затларга озатыла бара. Андыйлардан да әлеге завод продукциясен килеп алучылар бар. Һәркемгә мәгълүм, биредә сыйфат дәрәҗәсе өчен борчылырлык урын юк: җитештерелгән һәр материал махсус сертификацияләнгән лабораториядә тикшерү уза. Ә яхшы материалдан төзелгән объектның барлык таләпләргә җавап бирәчәге бернинди дә шик тудырмый.

Гөлназ Мөхәммәтҗанова Тимер-бетон эшләнмәләре операторы Рифат Әдиятуллин. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X