Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Төбәкнең җәүһәре яңара

Беркас елгасы буендагы моннан берничә гасыр элек ук шифалы сулары белән бөтен тирә-юньгә билгеле булган Святая Чаша чишмәсе икенче яшьлегенә кайта. Святая Чаша борынгы заманнарда ук халык суын ераклардан ук килеп ала торган чишмә булган. Унсигезенче гасырда анда Николай Могҗиза тудыручы иконасы иңә. 1811нче елны Мамадыш кафедраль соборы янәшәсендә аның...

Беркас елгасы буендагы моннан берничә гасыр элек ук шифалы сулары белән бөтен тирә-юньгә билгеле булган Святая Чаша чишмәсе икенче яшьлегенә кайта. Святая Чаша борынгы заманнарда ук халык суын ераклардан ук килеп ала торган чишмә булган. Унсигезенче гасырда анда Николай Могҗиза тудыручы иконасы иңә. 1811нче елны Мамадыш кафедраль соборы янәшәсендә аның өчен махсус чәсәүнә дә җиткерәләр. Әмма Алабуганың бай сәүдәгәрләре аны сатып алып, үзләрендәге Никольский чиркәвенә урнаштыралар. Аның үзен ел саен 20нче июльдә яңадан Мамадышка алып кайту оештырыла. Аны Алабугадан берничә мең кеше җыелып тантаналы шартларда катер белән озатканнар, Мамадышта Казаннан архиерей чакырып, 200-300 кешелек собор хоры белән, төбәктәге бөтен чиркәүләрнең кыңгырауларын кагып, яр буе тулы халык каршы алган. 21нче июльдә аны хаҗ сәфәре белән иңгән урынына алып барганнар, аннан байларның, сәүдәгәрләрнең өйләре буенча йөрткәннәр, Малмыжка, Красная Горка, Омар, Сикәнәс, Отарка авылларына алып барылган. Чишмәнең үзенә Киров, Уфа губерналарыннан, Казан артыннан да халык агылган. Мамадышта спирт заводы оештыргач, Щербаковлар анда суны әлеге чишмәдән китерткәннәр. Моның өчен агачларның эчләрен куышлап махсус суүткәргеч сузганнар. Муниципаль районыбыз башлыгы Анатолий Иванов, аның улы-торак-коммуналь хезмәтләр җәмгыяте директоры Раджив Иванов төбәгебезнең православие җәүһәрен торгызуга, чишмәгә яңадан җан өрергә алындылар. Кое казып, бура төшерелде һәм түбәсе капланды. Ә суы торба белән чыгарылды. Чишмә яны, дөрестән дә, касә формасында. Янәшәсеннән басулардагы кар, яңгыр сулары агып кермәсен өчен, әйләнәсенә элек биек булмаган дамба да күтәртелгән булган. Территориясен төзекләндерү эшләре дә башланган. Ул тимер рәшәткә белән әйләндереп алыначак. Баганалары утыртып чыгылган инде. Чәсәүнә дә җиткерелгән. Бик матур килеп чыккан ул. Цилиндрланган бүрәнәләрдән зәвыклап эшләгәннәр. Киләчәктә бирегә сәфәр кылачак күпсанлы кунаклар алдында йөз кызармаячак. Чишмәгә килү юлына вак таш та түши башлаганнар. Ышанам, бик тиздән халык шифалы суларына агыла башлаячак. "Әлеге иконаны табып, яңадан Мамадышка кайтарырга телибез,"-ди район башлыгы.

Минневәрис Мингалиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X