Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Тамчыдан күл җыела

Карина Капкачева белән Регина Давыдова, башка 260 тан артык яшьтәшләре кебек, 1нче сентябрь җиткәнен зур түземсезлек белән көтәләр. Чәршәмбе көнне алар район мәдәният йортыннан уку әсбаплары белән тулы сумкаларын аркаларына киеп кайтып киттеләр. Кызларның икесе дә могҗизалы белем дөньясына тәүге адымнарын шәһәрдәге 2нче санлы лицейда Резеда Сибгатуллина апалары ярдәме белән...

Карина Капкачева белән Регина Давыдова, башка 260 тан артык яшьтәшләре кебек, 1нче сентябрь җиткәнен зур түземсезлек белән көтәләр. Чәршәмбе көнне алар район мәдәният йортыннан уку әсбаплары белән тулы сумкаларын аркаларына киеп кайтып киттеләр. Кызларның икесе дә могҗизалы белем дөньясына тәүге адымнарын шәһәрдәге 2нче санлы лицейда Резеда Сибгатуллина апалары ярдәме белән ясаячаклар. Кечкенәдән бергә уйнап үскән бу сөйкемле сабыйлар "Ләйсән" балалар бакчасына бер төркемдә йөргәннәр. Мәктәптә дә бер парта артына утырырга исәпләре. Каринаны әнисе үзе генә тәрбияли, ә Регинаның әтисе икенче төркем инвалид икән. "Мондый шәфкатьлелекне оештырганнары өчен район җитәкчеләренә, хәйрия акциясенә үзләреннән өлеш керткән киң күңелле, олы йөрәкле кешеләргә зур рәхмәт, аларның эшчәнлекләре чәчәк атсын, авырлыклар читләп узсын" ,- диделәр алар. Мондый сүзләрне "Мәктәпкә барырга ярдәм ит!" акциясендә катнашкан тагын 140 баланың әти-әниләреннән, якыннарыннан ишетергә туры килде. Әлеге чара быел алтынчы мәртәбә оештырылды. Ул бүген дә үзкыйммәтен югалтмады: аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, үзләре, яисә ата-аналары инвалид булган, тәүге мәртәбә мәктәп бусагасын атлап керергә җыенган балаларга хөрмәт күрсәтелә. Чараны оештыручылар аны мәшһүр "Буратино могҗизалары" әкияте белән бәйләгәннәр иде. Мальвина тарафыннан бирелгән сорауларга Буратиноның ялгыш җавапларын төзәтеп утырдылар залда утыручы булачак беренче сыйныф укучылары. Ахырдан ул да мәктәпкә барырга карар кыла. Мәче Базилио белән төлке Алиса да хәйрия акчасы җыюда үзләреннән өлеш керттеләр. Бүгенге югары технологияләр чорында белемсез ерак китеп булмый. Бу муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов чыгышында яңгырады. Ул балаларга, аларның әти-әниләренә зур уңышлар, бәхет-шатлык теләде, киләчәктә дә төбәгебездә алар өчен уңай шартлар тудыру дәвам итәчәген белдерде. Хөрмәтле җитәкчебезнең, шәһәр автобусларында уку елы дәвамында бушлай йөрү дәвам итәчәк, Нократ яр буендагы аттракционнарда кайбер категория балалар ташламалардан файдаланачак, дигән сүзләрен залдагылар зур алкышлар белән каршы алдылар. Җитәкчеләребез район мәдәният йорты сәхнәсендә аркаларына сумкалар кигерткәннән соң, кайбер балалар соклануларын яшермәделәр. Залда букча эчендә ниләр барлыгы белән кызыксынучылар да табылды. Үзешчән сәнгать осталары концерты белән үрелеп барган әлеге чара барышында хәйрия акчасы кертүчеләр шактый булды. "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе әгъзалары инвалид балалар Иван Гурьянов һәм Анастасия Самойлова яши торган гаиләләрдә булганнар. "Киемнәр" кибете җитәкчесе Вера Тютикова төрле спорт бәйгеләрендә, иҗади конкурсларда актив катнашкан дүрт кызга һәм бер малайга спорт киемнәре бүләк итте. Район мәдәният йортында чара башланганчы сиксәннән артык юридик һәм физик зат тарафыннан ай башыннан 180 мең сумга якын акча җыелган иде. Аның барышында әлеге суммага тагын 20 мең сум өстәлде. Акция 25нче августка чаклы дәвам итә.

Николай Михайлов Сумка кызларга бик ошады. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев