Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Тагын җиңү күкрәве

Илебезгә генә түгел, бөтен кешелек дөньясына азатлык алып килгән Бөек Җиңүнең 67нче бите ябылды. 1945нче елның 9нчы май көне ерагайса да, халык күңелендә әлеге дата мәңге җуелмас. Миллионнарның гомере бәрабәренә яуланган Җиңүнең тарихи, дөньякүләм әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Аны безгә бүләк итүдә үзләреннән бәһасез өлеш керткән, сугыш афәтләрен башларыннан...

Илебезгә генә түгел, бөтен кешелек дөньясына азатлык алып килгән Бөек Җиңүнең 67нче бите ябылды. 1945нче елның 9нчы май көне ерагайса да, халык күңелендә әлеге дата мәңге җуелмас.

Миллионнарның гомере бәрабәренә яуланган Җиңүнең тарихи, дөньякүләм әһәмиятен бәяләп бетерү мөмкин түгел. Аны безгә бүләк итүдә үзләреннән бәһасез өлеш керткән, сугыш афәтләрен башларыннан кичергән ветераннарыбыз саны елдан-ел кими бара. Бүгенге көндә районыбызда аларның 115е генә Җиңүнең 67нче еллыгын каршылады. Быел да шәһәребез бәйрәмне матур, күркәм каршылады. Шуның белән өлкән яшьтәге абый-апаларга зур хөрмәтебезне белдердек. Митинг башланыр алдыннан алар тигез сафлар белән Совет урамыннан Батырлар аллеясына кадәр уздылар да махсус әзерләнгән эскәмияләргә утырдылар. Күзләрендә җитдилек тә, елмаю да шатлыклы күз яшьләре дә чагыла. Мәйдан өстендә яңгыраган сугыш тематикасы музыкасы һәркемнең күңеленә үтеп кереп, дулкынландырмыйча, тамак төпләренә төер утыртмыйча калдырмагандыр. Тигез сафлар белән илебезне киләчәктә саклаучылар - кадетлар, хәрби формалар кигән укучылар узганда, кем генә битараф калды икән. Ә менә берничә оешма-учреждение тарафыннан әзерләнгән сугышка китү, яу кырындагы солдатлар батырлыгын, җиңүчеләрне каршы алу күренешләрен чагылдырган тамашаны караганда өлкәннәрнең күбесе күз яшьләрен яшерә алмадылар. "Аны күргәч, үземнең сугышка киткән көннәрем, фронтта булганнарым искә төште. Җиңүне мин Балтыйк буенда каршы алдым. Ул чагында алган тойгы-кичерешләрем мине гомер буе озата киләләр. Сезгә без күргәннәр насыйп булмасын," - ди Гәрәй Ибраһимов. Амин, шулай булсын! Төрле аләмнәр белән бизәлгән картингчылар, мотоциклчылар, төрле бәйгеләрдә яулаган медальләрен таккан спортчылар, укучылар, оешма-предприятиеләр, учреждениеләр колонналары тигез сафлар белән мәйданга узалар. Аларның һәрберсендә сугыш тематикасы чагылган. Колонналар "Ур-ра!" тавышы астында ветераннар, районыбыз җитәкчеләре басып торган трибуна янынна узалар. Парад тәмамлануга, митинг ачык дип игълан ителә. Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, Мамадыш районы буенча хәрби комиссариат начальнигы Андрей Сенкевич, хезмәт ветераны Рәкыйп Мерзин тантанада катнашучыларны бәйрәм белән тәбрикләделәр. Алып баручылар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннехановның котлау телеграммасын укыдылар. Җиңү шатлыгын татый алмаганнар һәм бүгенгәчә яши алмаганнар хөрмәтенә бер минутлык тынлык игълан ителә, өч автоматтан өч мәртәбә салют атыла. Аннары район һәм шәһәр җитәкчеләре, ветераннар, хезмәт коллективлары мәңгелек ут янына чәчәк бәйләмнәре салалар. Бәйрәм тантанасы "Вятка" кафесында, шәһәрнең үзәк урамнарында дәвам итте. Ә кичен район мәдәният йорты янында концерт, дискотека оештырылды, сәгать 10да салют атылды.

Николай Михайлов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев