Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Спортивная, 7 – бүләккә

"Урын түрәләр өчен!" - соңгы эш визиты белән килгәч, шәһәрдә яшәүче күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән җир участокларын караганнан соң, әнә шундый бәя бирде аларга ТР Президенты. Мамадышлылар моның белән тулысынча килешә. Сишәмбе көнне беренчеләрдән 10 сотый җиргә ия булганнар үзләрен бәхетле сизгәннәрдер. Бүленгән участоклар стадион-ипподром артында, аннан менә...

"Урын түрәләр өчен!" - соңгы эш визиты белән килгәч, шәһәрдә яшәүче күп балалы гаиләләр өчен бүлеп бирелгән җир участокларын караганнан соң, әнә шундый бәя бирде аларга ТР Президенты. Мамадышлылар моның белән тулысынча килешә. Сишәмбе көнне беренчеләрдән 10 сотый җиргә ия булганнар үзләрен бәхетле сизгәннәрдер. Бүленгән участоклар стадион-ипподром артында, аннан менә дигән манзара ачыла. Урын һәм аларның булачак хуҗалары урамнарга исемне сайлаганда шәһәр җитәкчелегенең күңелләрен күтәрделәр. 40 гектарлы мәйданда алар тугыз булачак. Һәрберсенең атамасының аңлатмасы бар. Спортивная - күршедә генә ипподром, Фестивальная - янәшәдә кайчандыр Сабантуйлары гөрләп узган шушы исемдәге аланлык, Нефтьчеләр - ерак түгел генә "кара алтын" чыгаралар, Лесная - урынның үзенчәлеге искә алынган. Шул вакытта төбәгебез горурлыклары булган шәхесләр исемнәре дә бар - Ю.Запольская, И. Мөбарәкҗанов һәм М. Гайфетдинов. Микрорайонның үзәк урамы - Гаилә дип аталачак. Барлыгы 212 гаилә гомер итәчәк монда. Авылда яшәүчеләр җир участокларын прописка буенча алачаклар. Коммуникацияләр сузу гына проблемалырак булачак. "Кайгырырга кирәкми, чөнки проблема федераль дәрәҗәдә хәл ителәчәк," - диде муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, гаиләләр белән очрашканда. Тарихи вакыйга шаһитләре федераль законның тиз гамәлгә кергәне өчен рәхмәтләрен ирештерделәр. Ата-аналар һәм балалар күтәренке күңел белән казыклар суктылар. Сөйләшүләр арасында минем хәтердә: "Безнең йортыбыз булачак, анда бездән тыш тынычлык һәм үзара аңлашучанлык та яшәячәкләр, ә калганын сатып алачакбыз," - дигәне тирән уелып калды. 22нче майда кайберәүләргә икеләтә шатлык иңде. Спортивная, 7 адресы буенча участок өч малай тәрбияләүче Олимовларга эләкте. Сишәмбе көнне уртанчысының туган көне булган. "Чыннан да менә дигән бүләк бит бу," - ди әнисе Римма, шатлануын яшермичә.

Светлана Ханова Күп балалы Мазиловлар гаиләсе олы шатлык кичерә. Раил Хәбибуллин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев