Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Сабантуйга бүләгем

Сабантуй атнасы бара, җәмәгать! Йөрәкләрне җилкендереп милли рухның чын энҗесе, татар халкы мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, күңел халәте булган олы бәйрәмебез якынлаша. Эш урынымда күңелле музыка һәм "Бүләк, бүләк!",-дип кычкырган тавышлар ишетелде. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр яулык җыярга килгән икән. Балачагымдагы Сабантуйга бүләк җыю күренешен бүгенгедәй хәтерлим. Иртәдән иң матур күлмәкләребезне киенеп...

Сабантуй атнасы бара, җәмәгать! Йөрәкләрне җилкендереп милли рухның чын энҗесе, татар халкы мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, күңел халәте булган олы бәйрәмебез якынлаша.

Эш урынымда күңелле музыка һәм "Бүләк, бүләк!",-дип кычкырган тавышлар ишетелде. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр яулык җыярга килгән икән. Балачагымдагы Сабантуйга бүләк җыю күренешен бүгенгедәй хәтерлим. Иртәдән иң матур күлмәкләребезне киенеп куябыз, түземсезлек белән яулык җыючыларны көтәбез. Тальян тавышы, җыр, бию бөтен урамны яңгырата. Милли киемле кызлар, егетләр, гармун тартып, җыр сузып, капка төбенә килеп туктыйлар. Әни, аларга үзе чиккән кызыл чуклы шадра сөлгесен бүләк итә, бала-чага кәрҗиненә йомыркалар сала. Сөлге иң дәрәҗәле урында-колга башында ук урын ала. Яулык җыючылар "Урра!" кычкырып, безнең гаиләгә рәхмәт белдерәләр, исәнлек-саулык, бәрәкәт телиләр, җыр башкаралар, бииләр. Мин дә төркемгә ияреп китәм. Балачак хатирәсе шулкадәр күңелгә сеңеп калган, яулык җыючыларны күргәч, әле дә күзгә яшьләр килә, шулкадәр рәхәт булып китә. Әлеге йола туган төбәгебездә әле дә киң таралган. Район мәдәният бүлегенең халык иҗаты буенча методисты Алсу Гаделшина сөйли: "Яулык җыю йоласының үзенчәлекләрен сакларга, ел саен яңа төсмерләр белән баетырга омтылабыз. Шәһәрдәшләребез елмаеп, капка төбендә үк көтеп торалар. Бөтен шартын туры китереп, бүләкне кабул итәбез. "Безнең сабантуйга барган, бүләк алган юк!"-дип, капка бикләп кереп китүчеләре дә очрый. Бүләктә генә мени хикмәт?! Теләкләребез изге, уй-ниятләребез якты. Бар халыкны бәйрәмгә чакырабыз!" Әйе, бик күңелле, мавыктыргыч итеп башкарыла бу чара. Быел да 7нче июньдә, 17.00 сәгатьтән соң район мәдәният йорты, китапханәләр системасы, балалар сәнгать йорты, өч төркемгә бүленеп, Мамадыш урамнарында йөриячәк. Авылларда яулык җыю 8-9нчы июньнәрдә була. Бөтен хыялларыгызның чынга ашуын теләп, әзерләгән әйберләрегезне сандык төбеннән чыгарып, бүләк җыючыларны көтегез! Сабантуйда сез биргән яулык, сөлге, ситсылар уеннарда, ярышларда, көрәштә җиңүчеләр кулында булачак. Ә бу-әби-бабаларыбыз күркәм традицияләрен, гореф-гадәтләрен дәвам итүгә, хөрмәтләүгә, аны оныкларыбызга җиткерүдә сезнең дә өлешегез керде, дигән сүз. Сабантуйлар котлы булсын! Күңелләргә яшәү дәрте, йортыбызга иминлек, дөньяга тынычлык иңдерсен. Колгага эленгән сөлге-яулыклар әләм сыман җилферди, күңелләрне җилкендерә, бәйрәмгә чакыра.

Алсу Спиридонова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев