Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Анатолий Ивановның авыл эшчәннәренә мөрәҗәгате

Район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Анатолий Ивановның авыл эшчәннәренә мөрәҗәгате Хөрмәтле авыл эшчәннәре! Бүген язның бер көне ел туйдыра торган, һәр минутның кадерен белеп хезмәт куярга тиешле хәлиткеч көннәр бара. Җитәкчеләр һәм белгечләр, механизаторлар һәм шоферлардан, барыбыздан да көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт кую таләп ителә. Эшне комплекслы алып бару...

Район башлыгы, муниципаль район Советы рәисе Анатолий Ивановның авыл эшчәннәренә мөрәҗәгате

Хөрмәтле авыл эшчәннәре! Бүген язның бер көне ел туйдыра торган, һәр минутның кадерен белеп хезмәт куярга тиешле хәлиткеч көннәр бара. Җитәкчеләр һәм белгечләр, механизаторлар һәм шоферлардан, барыбыздан да көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт кую таләп ителә. Эшне комплекслы алып бару сорала: бер үк вакытта терлекләрне җәйге лагерьларга күчерергә, фермаларны ремонтларга, малларга яшел азык хәстәрләүгә дә керешергә кирәк булачак. Мондый кылны кырыкка ярыр вакытта һәр эшче кул, һәр мизгел кадерле. Мин ышанам: Сезнең һәркайсыгыз игенчелектәге һәм терлекчелектәге хәлиткеч мизгелләрнең әһәмиятен аңлап, эшне үзвакытында сыйфат белән башкару өчен кулыннан килгәннең барысын да эшләр. Киләчәк уңыш, терлекчелек продукциясен мул җитештерү хакына вакытның кадерен белеп, бергәләшеп эшлик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев