Офтальмологиядә безгә хәзер киртә юк
Табиб-офтальмологлар сүзләренчә, Россиядә һәр икенче кеше күзләре белән бәйле теге яки бу проблемадан интегә. Дөнья күләмендә алсаң, күрсәткечләр коточкыч. Иң аянычы - авыручылар саны елдан-ел арта бара. Нәселдәнлек, экологик хәлнең кискенлеге, яшәү рәвешенең канәгатьләнерлек булмавы - моңа илткән сәбәпләрнең берничәсе. Замананың компьютер, телевизор, портатив җайланмалар, электрон китаплар кебек казанышлары да...
Табиб-офтальмологлар сүзләренчә, Россиядә һәр икенче кеше күзләре белән бәйле теге яки бу проблемадан интегә. Дөнья күләмендә алсаң, күрсәткечләр коточкыч. Иң аянычы - авыручылар саны елдан-ел арта бара. Нәселдәнлек, экологик хәлнең кискенлеге, яшәү рәвешенең канәгатьләнерлек булмавы - моңа илткән сәбәпләрнең берничәсе. Замананың компьютер, телевизор, портатив җайланмалар, электрон китаплар кебек казанышлары да күзләргә зур йөкләнеш булып тора. Мамадыш районы буенча, бүгенге көндә 400 дән артык райондашыбызның күз күремен операция катнашында дәвалау зарур. Моңа кадәр безнең җирлектә күзгә операция ясау мөмкин булмаса, хәзер бу өлкәдә Мамадыш офтальмологларына киртә юк. Сигез миллион сумлык заманча җиһаз район үзәк хастаханәсенең операция бүлегенә кайтартылды. Микроскоп,факоэмульсификатор һәм башкалар. Нәкъ әлеге җиһазлар күз авыруларын дәваларга мөмкинлек бирә. Катарактага каршы тәүге операцияләр бүген ике райондашыбызга ясалды. Шәдче авылыннан Фәхриҗиһан апа Галиәхмәтова белән шәһәрдәшебез Рәсимә Садыкова яңа җиһазларны тәүгеләрдән булып үзләрендә сынап карарга җөрьәт иттеләр.
Фәхриҗиһан Галиәһмәтова (операциягә кадәр күз күреме 3% иде)
Рәсимә Садыкова (операциягә кадәр күз күреме 20% иде)
Операцияне аларга Казан офтальмология хастаханәсе хирургы Ләйлә Төхфатуллина катнашында Украинадан кайтып Мамадышта төпләнгән табиб-офтальмолог Павел Бондаренко ясады. Павел Бондаренко сүзләренә караганда,операциядән соң ике сәгатъ узуга алар инде инде күзлексез күрә алачаклар, авырулар хастаханәдә бер генә төн куначаклар,аннары өйләренә озатылачаклар, реабилитация вакыты 10 көн.
Шунысы куанычлы, әлеге төр операцияләр бушлай ясала. Чөнки Дәүләт гарантиясе программасы нигезендә безнең төбәккә хөкүмәт тарафыннан бушлай дәвалануга 100 квота бирелгән. Якты дөньяның җете төсләрен күрүдән мәхрүм кешеләрнең операциядән соң "күзле" булып китүләренә өмет хәзер зурдан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев