Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Нокта куярга ашыкмыйк!

Якташыбыз Марат Локманов һәм аның иҗатташларының "Дусларымнан аерма" дип исемләнгән концерты район мәдәният йорты сәхнәсендә аншлаг белән узды. Халык алдындагы чираттагы имтиханын уңышлы тапшырды артист. Әниләр, туган җир, мәхәббәт турында яңа җырларын тамашачы яратып кабул итте. Сәхнәгә чәчәкләр агылды, озакка сузылган алкышлар яңгырады. Чыннан да, конферансье Фаиз Майдуллин әйтмешли: "Әртистебезнең...

Якташыбыз Марат Локманов һәм аның иҗатташларының "Дусларымнан аерма" дип исемләнгән концерты район мәдәният йорты сәхнәсендә аншлаг белән узды. Халык алдындагы чираттагы имтиханын уңышлы тапшырды артист.

Әниләр, туган җир, мәхәббәт турында яңа җырларын тамашачы яратып кабул итте. Сәхнәгә чәчәкләр агылды, озакка сузылган алкышлар яңгырады. Чыннан да, конферансье Фаиз Майдуллин әйтмешли: "Әртистебезнең куе бөдрә чәче дә, кашык белән йотарлык мәһабәт буй-сыны да, затлы кәчтүмнәре дә, тавышы да, моңы да бар!" Шәһәребезнең киң җәмәгать эшлеклесе Галина Рылованың хәтерендә ул җаваплы, ышанычлы, иҗади эшләүче һәм пунктуаль мәдәният хезмәткәре буларак калган. "Шулай бервакыт 8нче мартка багышланган концерт барышында ут сүнде. Караңгыда зал дулкынлана башлады. Марат сәхнәгә чыкты да, акапеллага халык җырларын сузды. Мәҗбүри өзеклекне сизмәдек тә,"- дип, хатирәләре белән уртаклашты. Кала дисәң масаерлык, сала дисәң хәтере калырлык провинциаль шәһәрчегебездә һәммәбезнең тормышы уч төбендәге кебек. Маратның өлкән яшьтәге әнисен авылдан алып килеп, хәстәрләп соңгы юлга озатуын яхшы беләбез. Әнисенә багышланган шигырьләрен сөйләгәндә, җырларын башкарганда күп тамашачыларның күңеле мөлдерәде. Марат үзенең ихласлыгы, тамашачысын исемләп белүе, һәркемгә ихтирамлы, итагатьле булуы белән янәдән әсир итте. Аның иҗатташ дуслары-Елена һәм Наил Соловьевларның биюләрен, Инзилә Сәлимованың җырларын, Руслан Ризванов, Самат Гыймаметдинов, Мәгъсүм Сәләхов, Наил Мөхәммәтҗановларның музыка коралларында уйнауларын тыңлап та хозурландык. Аның сыман сәнгать өлкәсендә үз язмышын рәсми төстә үз кулларына алучылар сирәк бит әле. Тамада буларак та ничә еллар уңышлы гына эшләп килә. Быел "Кирәкми миңа бүтән бәхет" дип исемләнгән тәүге дискын чыгарган. "Болгар" радиосында җырлары еш яңгырый. "Нокта" җыры яшьләр хит-парадында җиңү яулаган. "Аксу" студиясендә композитор Рөстәм Сәрвәров белән иҗади хезмәттәшлеге ныгый бара. "Җырлы, моңлы Казан" җыентыгында аларның берничә уртак хезмәт җимеше урын алган. Марат Локманов-ТЯГ телевидениесенең "Җомга көн кич белән" тапшыруында да көтелгән кадерле кунак. Уңышлары шактый җырчы эшмәкәребезнең. Аны сәхнәгә котларга чыккан район мәдәният йорты директоры Светлана Потапова: "Озак еллар без бер коллективта эшләдек, син безнең оядан очып чыгып киттең, ирекле кошка әверелдең, сәнгать күген горур иңләргә язсын сиңа!"-диде. Марат алга таба планнары белән уртаклашты. Иҗатына "Нокта" куярга ашыкмавын, алда әле бик-бик күп өтерләр, җиңүләр булачагын әйтте. Чит илләрне шактый гына гизеп кайткач, инглиз теле һәм динне ныклап өйрәнергә кирәклеген тирән аңлаган. Ул шәхесенең рухи һәм матди камиллеге өлкәсендә җиң сызганып эшләргә әзер. Матур хыяллары алга таба да чынга ашар, иншалла!

АЛСУ СПИРИДОНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев