Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Модульле медицина

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен яңарту буенча республика программасы нигезендә Мамадыш районында бер көндә өч ФАП тантаналы ачылды. ГӨЛНАЗ КАДЫЙРОВА Модульле яңа ФАПлар Пойкино, Җөри һәм Югары Ушма авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтәчәк. Беренче тәбрикләүләрне пойкинолылар кабул итте. Социаль яктан иң әһәмиятле объектларны кулланышка тапшыру тантанасында әлеге программаның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы...

Сәламәтлек саклау учреждениеләрен яңарту буенча республика программасы нигезендә Мамадыш районында бер көндә өч ФАП тантаналы ачылды.

ГӨЛНАЗ КАДЫЙРОВА

Модульле яңа ФАПлар Пойкино, Җөри һәм Югары Ушма авыллары халкына медицина хезмәте күрсәтәчәк. Беренче тәбрикләүләрне пойкинолылар кабул итте. Социаль яктан иң әһәмиятле объектларны кулланышка тапшыру тантанасында әлеге программаның ни дәрәҗәдә әһәмиятле булуы тагын бер кат ассызыкланды. Авыл медицина хезмәткәрләре уңайлы шартларда эшли, сәламәтлек системасының өстенлекле бурычларын үти алачак. Муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов чыгышында әлеге фикерләр кызыл җеп булып сузылды. Ул районыбызның ноябрь аендагы статистик мәгълүматларын да бик сөенеп халыкка җиткерде: туучылар саны үлүчеләр санына караганда күбрәк! Быел республикабызда ачылган 72 модульле ФАПның өчесе Мамадыш районында. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Дамир Хаҗиев республика һәм район җитәкчеләренә, төзүчеләргә олы рәхмәтләрен җиткерде. Объектларның бик сыйфатлы итеп төзелүен, рекордлы кыска срокларда сафка бастырылуын әйтте. Лаеклыларга муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Пойкино ФАПы мөдире Елизавета Шамеева район үзәк хастаханәсенең Рәхмәт хатына лаек булды. 62,5 квадрат метр мәйданлы яңа объект заманча төзелеш материалларын кулланып, барлык таләпләрне үтәп төзелгән, җиһазландырылган, сак-янгын сигнализациясенә тоташтырылган, кайнар су белән тәэмин ителгән. Әлеге игелекле һөнәргә 16 ел гомерен багышлаган Елизавета Шамеева мондый шартлар өчен чын күңелдән сөенеп, халык сәламәтлеген ныгыту өчен тагын да күбрәк көч куячагын белдерде. Медицина ветераны Римма Долгова да соклануын яшермәде, хезмәттәшенә зур уңышлар теләде.

Җөридә дә олы кунакларны колач җәеп каршы алдылар. Яңа бина ишекләреннән беренче итеп балаларны кертеп җибәреп, авылның яшәрүен теләделәр. Җөри ФАПы мөдире Рая Никитинага Рәхмәт хаты тапшырылды. Югары Ушмадан Алсу Низамова да лаек ул хатка. Яңа медпункт хуҗасы әлеге әһәмиятле вакыйгадан алган тәэсирләрнең һәркем күңелендә озак сакланачагын әйтте. Хезмәттәшләрен котларга башка авылларның медицина хезмәткәрләре дә килгән иде. Авыл халкы да сөенечен яшермәде. Күрше бина-элеккеге ФАП белән төзелеше һәм җиһазландырылуы 2,5 миллион сумга төшкән яңасын янәшә куя торган түгел: авылга күктән иңгән бәхет булды бит бу! Рәхәтен күрсеннәр, барысы да сау-сәламәт булсыннар, бәхетле яшәсеннәр... яңа

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X