Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы (Газета)

Мамадышның 3 торак пунктында референдумнар узды

Якшәмбе көнне 10 меңнән артык кеше тавыш бирүдә катнашты. Мамадыш шәһәре, Соколка һәм Урманчы авыл җирлекләрендә муниципаль берләшмәләр Советларының карарлары нигезендә референдумнар үткәрделәр. Әлеге чара халыкның үзара салым акчалары җыюга фикерләрен өйрәнүгә багышланган иде. Якшәмбе көнне иртәнге җиде тулуга районыбызда 12 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шәһәрдә гадәттәгечә сигез, Соколкада...

Якшәмбе көнне 10 меңнән артык кеше тавыш бирүдә катнашты. Мамадыш шәһәре, Соколка һәм Урманчы авыл җирлекләрендә муниципаль берләшмәләр Советларының карарлары нигезендә референдумнар үткәрделәр. Әлеге чара халыкның үзара салым акчалары җыюга фикерләрен өйрәнүгә багышланган иде.
Якшәмбе көнне иртәнге җиде тулуга районыбызда 12 участок сайлау комиссиясе эшли башлады. Шәһәрдә гадәттәгечә сигез, Соколкада бер һәм Урманчы төбәгендә өч тавыш бирү пункты оештырдылар. Территориаль сайлау комиссиясе (ТСК) мәгълүматлары буенча, аларда референдумда катнашучылар исемлегенә барлыгы 14670 кеше кертелгән иде, шуларның 10291 тавышларын биргән. Иң югары күрсәткечкә Урманчы җирлеге ирешә. Анда сайлау участокларына балигълык яшендәгеләрнең 82,76 % килүен хәбәр иттеләр. Тавыш бирүчеләргә берәр бюллетень бирелде. Анда "ӘЙЕ" яки "ЮК" язулары астындагы буш шакмакларның берсенә тамга салу сорала.
Шәһәрдә иң зур тавыш бирү пунктларының берсе район мәдәният йорты бинасында эшләде. 1868нче санлы әлеге участокта 1549 "сайлаучы" исәпләнә. Без аларның берничәсеннән референдумга карата булган фикерләре белән кызыксындык.
-Халык өчен бик кирәк әйбер дип уйлыйм. Мамадышта болай да уңай үзгәрешләр шактый, киләчәктә тагын да зуррак эшләр башкарырга мөмкинлек туа. Алдан хәбәр иттеләр, зиратларны төзекләндерәчәкбез, дип. Изге башлангыч дәвамлы булсын иде. Шундый теләкләр белән килдек,- диде Мамадыш шәһәренең Мактаулы гражданины Ринат Миннәхмәтов.
-Шәһәрне төзекләндерү өчен бездән дә әзрәк файда керә дип сөенәбез. Бу чарага карата фикеребез уңай. Без референдум яклы,- ди Өммегөлсем һәм Равил Зиннәтуллиннар.
Гомумән, тавыш бирүдә катнашкан шәһәр халкының 89,34 % шушы фикердә.
Урманчыда "ӘЙЕ" тамгасын 70,88 %, Соколкада 88,70 % кеше сайлый. Шул рәвешле, югарыда телгә алган торак пунктларның барысында да референдум узган дип исәпләнелә.
-Минем уйлавымча, җыелган акчалар бик изге эшләргә тотыла. Без бу чараларны шулай ук зиратларны тәртипкә китерү өчен юнәлдерергә хәл иттек,- дип сөйләде Соколка авылында яшәүче Эльвира Сәләхетдинова.
Участок сайлау комиссиясе вәкилләре күчмә тартмалар белән җитди сәбәпләр аркасында тавыш бирү пунктына килә алмаучыларның өйләренә дә бардылар. Андый категория гражданнар бу хакта алдан ук телдән яки язмача хәбәр итәргә тиеш иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев